Танылган тамада Гамил Нур биләмәләрен киңәйтә. Прагага килеп Тимур белән Арзының туен «ду китерде».//Азатлык радиосы//
26 август татар егете, тумышы белән Үзбәкстаннан булган Тимур һәм кырымтатар кызы Арзының Чехия башкаласы Прагадагы туена җыелганнарның бөтенесе булмаса да, күбесенең кайсы ишетеп, кайсы күреп Гамил Нурны белә иде. Кунаклар арасында аның үзенчәлекле «патый» – бик үз иткән якыннарына гына әйтә торган сүзе, «супер-супер» дип очынып канатлауын көтүчеләр дә булды.
Дөрес, «супер-суперлар» яңгырамаса да, һәр кунакның кайда тууын гына түгел, ә нәсел-нисәбенә кадәр белүе дә, туйдагы тамашалары да халыкны хәйран итте.
Һәрбер кунакның күңелен күрә белә торган алып баручы икән бит ул. Тел бистәсе дә. Урысча да, татарча да сиптерә генә. Шунда ук көлдереп тә ала, шул ук вакытта татар мәдәнияте, ислам, онытылган татар йолалары турында да җиңел генә мәгълүмат тамызып куя. Мәҗлесне минуты-секунды белән социаль челтәрләргә дә тарата.
Кунаклар биегәндә дә ял итми, бергә бии, чыгырдан чыгып тилереп тә ала. Бар артында торган табынчы гарәп, чех егетләре дә «Супер тамада» оештырган бию дәресләрен күреп хәйран булып, кайда икәннәрен онытып түгәрәккә биергә кереп китә язды. Күзләрендә ут уйнады дисәң дә була. Хәләл туй Праганың лүбәнән (ливан) аш-сулары белән танылган ресторанында үтте.
Туйда катнашучылар үз иткән кырымтатар көен аккордеончы һәм композиторСервер Абкеримов иҗат иткән. Озак еллар Мәскәүдә Гнессин исемендәге музыка академиясендә укыткан, хәзер Прагада яшәүче Сервер әфәнде дә гаиләсе белән Тимур һәм Арзыны котларга килде.
Туйда Җамаланың Евровидениедә җиңүе сәбәпле бик кыска гына вакыт эчендә дөньяга танылган «1941» җыры да, татарның «Туган теле» дә бер-берсенә аһәңдәш булып башкарылды. Әле дә үз туган җирләренә тиенә алмаган, ватаннарына кайтып та рәхәт күрмәгән, Русия Кырымны басып алу сәбәпле хокуклары бозылган кырымтатарлар туйда булсын, төрле концертларда булсын бу җыр аша үз сүзен әйтә. Русиядә татар мәктәпләре кими барганда, фәннәрне татар телендә белем бирү юкка чыгу алдында торганда «Туган тел» дә бүгенге вазгыятькә аһәңдәш булды.
Гамил гына түгел, ә туй төшерергә килгән видеооператорлар да Арзының туй күлмәгенә тел шартлатты. Күз явын алырдай бу күлмәкне Арзының әнисе – Эльмира ханым теккән һәм чиккән. Арзы быел Праганың Карлов университетын теология һәм философия белгече булып тәмамлый. Аның туган-тумачалары Кырымда яши. Үзе Украинаның Меритополь шәһәрендә туган.
Тимурның әби-бабалары Азнакай һәм Туймазы якларыннан. Үзе Ташкентта туган. Хәзер Прагада туризм өлкәсендә эшли.
Тимур белән Арзы Прагада үткәрелеп килгән татар теле дәресе вакытында таныша. Тимур – Чехия татар яшьләренең лидеры. Аның тырышлыгы белән татар тарихына, мәдәниятына багышланган кичәләр үтә. «Мин Гамилны бу кадәр үк шаян, күңел күтәрә торган кеше булыр дип уйламаган идем», диде Тимур туйдан соң.
«Супер тамада»ның Европада бу тәүге туе булды. Әле туйлар белән чит илләргә гомумән чыкмаган булган ул. Кытайга һәм Төркиягә барып чаралар гына үткәреп кайткан.
Октябрь урталарында Прагага ике гаилә – татар туйлары төшерүчеләр килергә җыена. Реклам роликлар ясарга ниятлиләр. «Прага искиткеч матур шәһәр бит, монда туй төшерсәң – гомерлек хатирә булачак», диде әлеге видеооператорларның берсе. «Чех һава юллары очкычлары Прага-Казан арасында йөреп торганда ник килеп туй үткәрмәскә һәм туй төшермәскә – бу форсаттан файдаланып калу кирәк», дип тә белдерде ул.