Температураны ничек төшерергә?

-- Лейла

Табиб вируслар белән авырганда моның иң яхшы ысул булуын билгели.

Телетапшырулар алып баручы һәм табиб Елена Малышева Беренче канал эфирында вирус таралган вакытта температураны ни өчен парацетамол белән төшерергә кирәклеген аңлатты.

Ул әлеге препаратның универсаль булуын билгели.
“Парацетамол бөтен кешегә дә туры килә. Иң мөһиме —ул йөкле һәм бала имезүче аналарга да рөхсәт ителгән”, — дип аңлата Малышева.

Медик билгеләп үткәнчә, парацетамол — температура төшерә торган препарат, аның иминлеге йөкле хатын-кыз һәм бала өчен “иң югары критерий белән расланган”. Шул ук вакытта ул 12 яшьтән кечерәк балалар өчен аспиринның куркыныч булуы турында кисәтә.

“Температураны төшерү өчен биргәндә көзән җыерырга мөмкин “, — дип аңлата табиб.

Малышева өлкәннәргә дә, балаларга да ибупрофен эчәргә була, дип тә өсти.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-31/temperaturany-nichek-t-shererg-4449096

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле