Яшь җырчы Вильдан Шәмсетдинов тормыш иптәше Гөлназ Асаева белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауга җавап биргән. Җырчының кыска интервьюсы Ваһапов фондының социаль челтәрләрдәге төркемендә чыкты.
Башта Вилдан Гөлназ белән аерым чыгыш ясый башлауларының сәбәбен аңлата. «Без күптәннән аерым концертлар бирәбез. Без бер турны икәү үткәрдек, аннан соң һәркем үз юлы белән китте. Сәнгати юнәлешләребез бераз төрле», – ди ул.
Шуннан соң җырчыга: «Сезнең турында төрле сүзләр йөри. Гаиләдә хәлләр ничек?» – дигән сорау бирәләр. Вилдан болай дип җавап бирә: «Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт. Хәзер эш күп, шуңа күрә еш кына аерым йөрергә туры килә. Кайчак мин Динәне карыйм, кайчак – ул. Шулай итеп, алмаш-тилмәш йөрибез инде».
ЧЫГАНАК: https://vk.com/wall-68609075_51339?w=wall-68609075_51339 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

