Алинә Сафиуллина Альбина Апанаева турында: «Аерылды да…»

Җырчы Альбина Апанаева тормыш иптәше белән аерылышкан. Бу хакта бер концерт алдыннан аның белән бергә чыгыш ясаган җырчы Алинә Сафиуллина әйтә. 3 җырчы – Алинә, Альбина һәм Нурзадә – үзләренең чыгыш ясау вакыты җиткәнне көтәләр. Алинә Сафиуллина, игътибарын Альбинаның түше ачык булган күлмәгенә юнәлтеп:

«Альбина аерылды да концертларда җырлый башлады. Күрдегезме, нинди күлмәкләр тектергән», – дип куя.

«В смысле, мин бит һәрвакыт җырлый идем», – дип каршы төшә аңа Альбина.

«Юк инде, юк, активлаштың. Күрдегезме, нинди күлмәкләре! Әйдә, без дә шундыйны тектерәбез. Икенче күлмәкне мин дә шундыйны тектерәм, декольте белән», – дип көлешәләр кызлар сәхнә артында.

Альбина Апанаеваның аерылышуы турында сүзләр элегрәк тә йөри иде.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/alina-safiullina-albina-apanaeva-turynda-aeryldy-da-5877040

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле