Популяр җырчы Гөлназ Батталова хәзерге вакытта тормыш иптәше һәм балалары Эмма, Николас белән Америкада яши. Җырчы 4 ай элек кенә әни булды. Гөлназ сүзләренчә, гаиләләрендә уллары Николасның аваз салуы – елның иң истәлекле һәм куанычлы вакыйгалары исемлегендә иң беренче урында.
Гаилә инде Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне башлап җибәргән. Җырчы сөйләгәнчә, инде чын чыршы сатып алынган. Аны хуҗабикә Гарри Поттер стилендә бизәячәк. Гөлназ бәйрәм өстәлендә булачак иң төп ризыкны да атаган. Аның сүзләренчә, чит илдә яшәвенә карамастан, традиция буенча, бу – каз.
«Әлбәттә, каз! Мин аны бик тәмле пешерәм. Өстәлне бик матур итеп бизим – минем өчен бу бик мөһим», – дигән ул.
Җырчыдан Яңа ел казы рецепты:
«Каз түшкәсенең тышына һәм эченә, мул итеп, кыргыч аша чыгарылган бик күп сарымсак, тоз, кара борыч катнашмасын сыларга. Тозны артык күп җибәрдем дип куркырга кирәкми – каз аны үзенә кирәк кадәр генә ала. Шуннан соң түшкәне азык-төлек пленкасы белән тыгызлап урап, төнгә яки 6 сәгатькә суыткычка куябыз. Түшкә никадәр озаграк торса, шуның кадәр тәмлерәк була. Пешерер алдыннан пленканы алып, казның эченә үзәге алынган алмалар тутырырга, тегәргә яки теш чистарткычлар белән беркетергә.
Иң ахырдан түшкәне «рукав»ка салып, 180 градуслы мичтә үз согында пешерергә. 1,5 сәгатьтән соң, әзерлеген тикшереп карарга. Каз тулысынча әзер булгач, «рукав»ны салдырып, агып төшкән маен каз өстенә сибәргә. Бу – түшкә матур булып кызарсын өчен кирәк. Каз кырыена алдан төрле тәмләткечләр белән буталган бәрәңге салып пешерергә дә була.
Әзер казны матур итеп кисеп, зур тәлинкәгә салырга. Кырыена бәрәңге салырга, өстен яшеллек белән бизәргә һәм кунаклар алдына чыгарырга! Тәмле булсын!»

ЧЫГАНАК: https://chelny-izvest.ru/news/top5/pevica-iz-celnov-gotovit-novogodnego-gusia-v-amerike

