Азнакайның Гагарин урамында 2026 елда чыккан «Вектор Next» автобусына ут капкан. Салонда 2 кеше булган, алар чыгып өлгергән һәм зыян күрмәгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.
Янгын сүндерүчеләр утны тиз сүндергән. Нәтиҗәдә, якынча 2 квадрат метр мәйданлы мотор бүлеге янган.
ЧЫГАНАК: «Татар-информ»
–
–

