Фирдүс Тямаев нигә концертларын күчерә?

Җырчы Фирдүс Тямаев Сабадагы концертларын күчерә. Алар кичә һәм бүген, 26-27 гыйнвар көннәрендә булырга тиеш иде.

-Сәлам, дуслар, без бүген Сабага концерт белән барырга тиеш идек. Күчерәбез… Төркемдәге кызлар-егетләр чирли. Әллә нинди чир йөри, кемнеңдер эче китә, коса, кемнеңдер температурасы төшми. Шул сәбәпле, концертны күчерәсе була. Исәнлек беренче урында, үзегезне саклап йөрегез, – ди ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/isanlek-berence-urynda-firdus-tyamaev-koncertlaryn-kucera-5877919

Бәйле