Якташыбыз, популяр җырчы Гөлнара Тимерҗанова күп еллар судлашып йөргән ире белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, алар бала өчен генә аралаша. Хәзер аның һәм элекке ире арасында никах вакытында төзелгән йорттагы өлеш аркасында судлар бара. Аның сүзләренчә, ул инде 30дан артык судны кичергән.
- Бала өчен генә аралашабыз, чөнки бу кеше аркасында миңа судларда йөрергә туры килә. Инде 30 судта булдым. Ул бит мине бурычка батырып чыгып китте. Мин аның күп миллионлы бурычларын түләдем. Хәзер сүз ана капиталы турында бара. Ул мине ана капиталын үзе төзегән йортка салырга күндерде, киләчәктә без анда яшәячәкбез, дип вәгъдә итте. Аерылышканнан соң сигез ел буена кызым белән безгә үз өлешләребезне бирмәде. Ул үзенең ипотекасын ана капиталы белән япты. Миңа бу өлешләрне суд аша кайтарырга туры килде. Бүген ул я безгә бу өлешләр өчен акча бирергә, я үз йортына яшәргә кертергә тиеш. Әлбәттә, без анда килеп яши алмыйбыз. Шуңа күрә суд процесслары һаман да дәвам итә. Шуңа күрә Айзифаның әтисе белән «сәлам-пока» дәрәҗәсендә кызым өчен генә аралашам. Ә кызы әтисен бик ярата. Аның да балага мөнәсәбәте яхшы, – дип сөйләгән Гөлнара Тимерҗанова.
Артистка ике тапкыр кияүдә булып аерылышкан. Танылган клипмейкерның беренче иреннән Тимерҗанованың улы Идел туа. Аерылышканнан соң сигез ел узгач, ул тагын кияүгә чыга. Ике елдан соң, 37 яшендә, Гөлнара кызы Айзифаны таба. Әмма икенче ире белән дә гаилә мөнәсәбәтләре барып чыкмый.
–
–

