Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче россиялеләрне февральдә, ял көннәрен һәм бер бәйрәм көнен исәпкә алып, тугыз көн ял көтә. Бу хакта «SuperJob» сервисының юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин хәбәр итте.
Шулай итеп, февральдә 19 эш көне, һәм бәйрәм көнен дә кертеп, тугыз ял көне булачак. Өстәмә ял көне дүшәмбегә, 23 февральгә туры килә, ул вакытта илдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.
Смена графигы яки башка эш режимы булган хезмәткәрләр өчен эш һәм ял көннәре саны индивидуаль расписание белән билгеләнә, ди белгеч. Мондый график булганда эш көне яки смена атнаның теләсә кайсы көненә, шул исәптән бәйрәм көннәренә туры килергә мөмкин.
Моннан тыш, Южалин искәрткәнчә, ял яки бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә түләнергә яки башка ял көне белән компенсацияләнергә тиеш.
ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20260201/otdykh-2071493397.html

