Быел «Яңа дулкын» фестивале кая узачак?

«Яңа дулкын» халыкара музыка бәйгесе 2026 елда кабат Татарстан башкаласында узачак. Бу турыңа казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә сөйләгән.

Шулай итеп «Яңа дулкын» Казанда икенче тапкыр була. «Бу — без көрәшеп алган зур вакыйга. Шәһәр берничә көнгә илебезнең музыкаль башкаласына әвереләчәк. Казан кунакларны кабул итәргә һәм зур чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга әзер», — дигән мэр.

Аның сүзләренчә, фестивальне үткәрү урыны итеп Казанны сайлау — шәһәрнең талантлар туа торган урын булуын тагын бер кат раслау мөмкинлеге.

ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/novaya-volna-v-2026-godu-proidet-v-kazani-6023800

Бәйле