31 август — Тинчурин театрының 2010 елда вакытсыз арабыздан киткән яшь актрисасы Айгөл Әхмәтованың туган көне. Әгәр исән булса, аңа 34 яшь тулган булыр иде…
Айгөл Әхмәтова 1982 елның 31 августында Яшел Үзән шәһәрендә туа. Кәрим Тинчурин театрына ул 2001 елда килә. 8 ел артистка булып эшләү дәверендә 30 дан артык матурдан-матур рольләр башкара. Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»да — Маһинур, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»да – Сәлви, Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса – йолдыз бар!»да – Хәмидә, Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә»дә – Роза, Юныс Әминовның «Өти балак Гөлүзә»дә – Гөлүзә, Нәбирә Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»да — Рита һәм башкалар.
Бүген тинчуринлылар Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында элеккеге хезмәттәшләре Айгөл Әхмәтованың каберен зиярат итеп, аның рухына дога кылып кайтты.
Фото: search.tatar73.ru