“Монысы соңгысы булсын, миңа бик авыр…”

 Җырчы Иркәнең тормышында ниләр булып ята?

Артистка әйләнәсендәге кайбер кешеләр белән элемтәләрен өзәргә туры килгән.

“Ничек булырга тиеш иде, шулай килеп чыкты. Мин кайбер әйберләрдән һәм кешеләрдән баш тартырга мәҗбүр булдым. Бу миңа җиңел бирелер дип уйламыйм. Әмма бу – тормыш… Кайвакыт яңа адымнар ясарга туры килә икән. Тормышымда өметем өзелүләр еш булды дип әйтә алмыйм. Менә монысы соңгысы булсын. Миңа бик авыр. Ләкин мин бу әрнүне берәр ничек җиңәрмен. Кирегә юл юк.

Миңа 42 яшь. Бүгенге урыныма мин үз көчем белән тырышып, җиңел булмаган юллар аша килдем. Мин үземне хөрмәт итәм. Миңа нәрсә, ничек кирәклеген бик яхшы беләм. Кирәк дип тапсам, җавап кайтара беләм, «мәми» хатын түгел, – дип язган җырчы.

Әлеге вакыйга Сочи шәһәрендә килеп чыкканга охшый. Артист командасы белән ун көнгә курорт шәһәренә килүләрен, биредә клип төшерергә җыенуларын, бер уңайдан ял да итәчәкләрен хәбәр иткән иде.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/irka-bu-arnune-berar-nicek-inarmen-5879378

Бәйле