Кирәк булачак: 2 йомырка, 50 г он, 30 г шикәр комы (ванильный), 2 зур алма, эремчек (0%), 5 г разрыхлитель.
Пешерү тәртибе:
Йомыркага шикәр комы кушып яхшы итеп, күбекләнгәнче болгатырга.
Он, разрыхлитель салып, тагын бераз болгатырга.
Барлыкка килгән массага, болгата-болгата, эремчек салырга.
Алмаларны чистартырга һәм, шакмаклап турап, камырга кушарга.
Майланган табага камырны бушатырга һәм 180 градуста пешерергә.
Фото: kulinariya.goodhouse.com.ua