Кирәкмәгән истәлек [булган хәл]

Казанга авылдан эшкә килергә җыенган абыйларга фатир таба торырга куштылар. “Син студент, кая-ничек икәнен беләсең, бик кыйбат булмасын, зоопарк янындарак кирәк, бер атнадан соң киләчәкбез”,  диделәр дә, акча калдырып чыгып киттеләр. Менә җайлы! Мин каян белим ди инде, риэлтор булып эшләмим лә мин.

Әле ярый таныш риэторым бар, шуннан сорармын инде. Анысы да таныш дип тормый, акчасын умырып ала белә. “Тәк, зоопарк тирәсендә, очсызрак бәягә дисең инде,  дип сүзен башлады Илдар, – анда берничә фатир беләм. Берсе артык кыйбат, икенчесе пычрак – исерекләрдән калган фатир, өченчесе артык кечкенә. Тагын берәү бар – анысы синең абыйларыңа менә дигән булачак, хуҗасы бәясен дә артык кыйбат сорамый. Бөтенләй башка шәһәрдә яши, шуңа күрә көн саен килеп, җафалап та йөрмәячәк.”

Фатирга очсыз гына бәядән кертүләренең сәбәбе тиз ачыкланды – әбидән калган фатир икән. Андый фатирлар риэлторлар арасында да “әби фатиры” дип йөртелә. Карчык-корчык үлеп, фатирда атналар буе череп-сасып яткан дигән сүз түгел, фатир эчендәге җиһаз, әйберләр әбидән калган дигәнне аңлата бу. “Андый фатирларда яшьләр торырга яратмый, гадәттә, эшчеләр, читтән килүчеләргә аткарабыз, очсызрак бәядән”, дип аңлатты Илдар.

Очсызрак икән, шунысын алырбыз дип, Илдар белән фатирга киттек. Ике бүлмәле иске фатир. Борынга шундук мәче исе килеп бәрелде. Әби күптәп түгел генә үлгән, балалары юк. Фатирны туганының баласына яздырып куйган булган, хәзер анысы кеше кертеп акча эшли. Кертсен, акчасын да эшләсен, бу аның шәхси эше. Мине башка нәрсә шаккатырды – фатирны җыештырып та маташмаганнар, әбинең ядкарьләрен саклап, истәлеккә дип алып та китмәгәннәр. Берәүгә дә аның истәлеге кадерле түгел, берәүгә дә кирәк түгел ул. Өйдәге бөтен нәрсә үз урынында, нәкъ әби яшәгәнчә калган. Чәй эчкән чәшкесе дә шул көе калган хәтта. Әйтерсең лә, әби кибеткә генә чыгып киткән, биш минуттан әйләнеп керәчәк тә: “Нишләп йөрисез минем өемдә? Кем рөхсәт итте сезгә?”  дип әйтер шикелле иде. Ну бит кеше керткәндә әбинең хет шәхси альбомнарын, кием-салымын булса да алып китәргә, каядыр куярга кирәктер бит инде? Ә монда – телевизор янында күзлеге, бәйләп утырган бәйләме, сәдәф савыты. Сервант эчендәге әйберләрне әйткән дә юк – күптәннән кулланылышта булган бокаллар, шунда ук – сөятеп куелган фотолар, ул фотоларда ниндидер гаиләләр, балалар, туганнар очрашуы. Кадерләп саклаган бит инде әби боларны, нигә туганары аның истәлекләрен җыеп алып китмәгән? Кадер-хөрмәт дигән нәрсә кая соң?

Кладовкасы тулы кирә-ярак, кием-салым, барысы да кадерләп төрелеп куелган. Көядән саклый торган исле вак капчыклар эленгән. Киемнәр кешедән дә озаграк яши ала шул – шунысы бик күңелсез булып китте. Бүлмә саен, стена саен календарьлар, вакытны күзәтеп барган димәк. Үләргә исәбе булмагандыр әле әбекәйнең, чөнки бернинди дә дарулары күренми.

Мәченең сасысы фатирга мәңгелеккә сеңгән шикелле. Идәне пычраклыкка пычрак түгел анысы, ә менә әче сидек исе күзгә керә. Монда бер генә түгел , берничә мәче иркенләп яшәгәндер инде, күрәсең, чөнки бу кадәр сасы булмас иде. Әбине озатканда, артыннан мәчеләрен дә төрткәләп чыгарганнардыр инде.

Тагын шунысына исем китте – өй тулы китап, бүлмә саен шкаф-киштәләр тулы, сыгылып тора. Хәзер китап җыючылар юк бит инде ул, шуңа күрә гайре табигый күренеш шикелле тоелды бу миңа. Болай гына, матурлык, күләм өчен генә җыймаган ул шуның кадәр китап. Күренеп тора – китаплар даими укылган, хәтта шактый таушалып та беткәннәре бар. Коммунистик китаплар күп. “Әбинең атасы партия комитетындагы бик борыңгы “динозавр” булган. Бу әби аның китапларын, документларын гомере буе шулай саклап яшәгән”, – диде Илдар.

Кемгә кирәк инде бу шәхси әйберләр, пот-пот китаплар? Беркемгә дә кирәк түгел. Туганнарына да кирәк булмагач, башкаларга ник кирәк булсын ди инде? Кеше кадере шуның кадәре генә. Коммунист бабай да, аның “байлыгын” саклап яшәгән әби дә кирәк түгел. Үзе дә, истәлекләре дә кирәк түгел. Чөнки бүтән кеше өчен ул чүп-чар гына. Менә бу фатирның хуҗасы да туган тиешле әбисе турында тизрәк онытасы килә, квартирантлар тутырып, фатирдагы бөтен нәрсәне ташып бетермәсләр микән дип өметләнә. Чүп-чарын да ташысыннар, кызганыч түгел, котыласы бар. Акча да түләп торсыннар. Чынлыкта, әби дә, истәлеге дә кирәк түгел, акчасы гына кирәк. Әбинең тизрәк үлгәнен көтеп, теләп яшәгәндер әле.

Бу фатирдан бик кәефсезләнеп, тормыш турында уйга чумып чыктым мин. Яшисең-яшисең дә, ә сиңа кадерле булган, син кадерләп саклаган әйберләр беркемгә дә кирәк булмаячак! Хәтта балаларга да бездән соң берни дә кирәк түгел, чөнки аларның үзләренең дә шундый ук чүп-чары өеләчәк. Истәлеккә дигән булып чүп-чар җыярга ярамый, чөнки бу, чыннан да, тормыш түгел, ә тормышның чүбе генә, вак-төяге. Мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым – өемә беркайчан да җиһаз, киләчәккә дигән булып истәлекләр, әйберләр җыймаячакмын. Мәңгелекккә барыбер әйбер җыеп калып булмый. Бүгенге көн белән яшәячәкмен. Һәр көн – яңа тормыш башы. “Истәлеккә” дип җыйган әйберләрең белән ни булачагын бүген Илдар миңа күрсәтте инде – чит-ят кешеләр килеп керәчәкләр дә, эзләреңне таптап, чәйнегеңнән чәй эчеп, калган нәрсәләрне чүплеккә чыгарып атачаклар.

Абыйларны ул фатирга кертмәдем, Илдар аша башка, кыйбатракны сайларга булдым.

Л.Ясәвиева язып алды.

Безнең авыл

Бәйле