14 сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэриясе тарафыннан сатып алынган яңа троллейбуста елга портына кадәр йөреп килде. Сез аның инстаграмында “Яңа троллейбуста сәяхәт” дип кертелгән кыска роликны күрә аласыз. Ә менә берничә тукталыш баруы өчен 25 сум түләгәнме, сер булып кала. Күзәтүчеләр, президент бюджет хисабыны бушка йөреп килгән дигән фикердә.
Рөстәм Миңнеханов чәршәмбе 6 трамвай һәм 4 троллейбус белән танышты. Сүз уңаеннан, быел июль-августта республика хакимияте булышлыгы белән «Метроэлектротранс» берләшмәсе 30 троллейбус һәм 12 трамвай кайтару турында килешү төзегән иде. Соңгы 9 ел эчендә Казанга 203 троллейбус һәм 82 трамвай сатып алынган.
Шулай ук Рөстәм Миннеханов яңа трамвайны да сынап карады һәм, «Яңа трамвайда сәяхәт» дип, видео, фотолар куйган.