“Халыкны куркытып, сатираны киметергә мөмкин, әмма ул бетмәячәк”, — ди юморист Данир Сабиров.
(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Төньяк Корея Халык Демократик республикасы милли лидеры Ким Чен Ын халыкка үзенә һәм хакиямияткә мөнәсәбәтле теләсә кайсы сарказм сүзләрне файдалануны тыйган. Бу хакта Radio Free Asia ның аноним чыганаклары хәбәр итә.
Соңгы вакытта Төньяк Корея халкы сәяси вазгыяткә каршы торган саен күбрәк ризасызлык белдерә башлаган. Халык арасында таралган сатирик гыйбарәләренең еш яңгырый башлаулары, шәһәр диварларында шушы сүзләрнең граффити үрнәкләре барлыкка килү – боларның барысы тыюның төп сәбәпләре дип аңлатыла.
Аноним чыганаклар хәбәр итүенә караганда, август ахырыннан башлап, ил буенча митингларда “Телеңне тый!” темасына лекцияләр үткәрелгән. Бу лекцияләрдән күренгәнчә, халык иң еш кулланган “Барысына да Америка гаепле” сүзен әйтү Төньяк Кореяның сәяси вәзгыятенә карата ризасызлык белдерү дип саналачак. RFA аноним чыганагы хәбәр итүенчә, бу сүзләрнең чыганагы хакимият үзе, чөнки проблема башкада була торып, чит илне гаепләү хөкүмәттән көлергә сәбәп тудыра.
Икенче бер сатирик тотрыклы тезмә — “үз иленнән башка дөньяны белмәгән тиле” сүзләре Ким Чен Ынның Россиядә һәм Кытайда Бөек Ватан сугышы уңаеннан оештырылган чараларда катнашмавы белән ризасызлыктан чыккан.
Төньяк Корея хакимияте ил лидеры Ким Чен Ын һәм аның көндәлек тормыштагы режимы турында фикер алышканда сарказм куллану «дәүләткә карата дошманлык гамәлләре» кебек бәяләнәчәк. Сарказм Төньяк Кореяда яшәүчеләр еш кулланган «барысында да АКШ гаепле» әйтеме, шулай ук Хөкүмәтнең ил проблемаларында башка илне гаепләү гадәте тыелды дип яза The Independent.
«Сарказм намусы чиста кешеләргә куркыныч тудырмый»
Артист Алмаз Хәмзин фикеренчә, яшәешкә карата әйтелгән кинаяле сүзләр әһәмиятле күренеш һәм намусы чиста кешеләргә куркыныч тудырмый. “Мондый сүзләргә намусы чиста булмаган кеше генә тискәре карый. Җәмгыятьтә үзенең байлыгын, үзенең урынын үз намусы белән тапкан кешеләр моны күңелләре белән кабул итергә сәләтле” – ди ул.
«Бала чакта караңгыдан курка идем, хәзер утка килгән счеттан»
“Бу хәл бездәге Сталин заманын искә төшерә. Ул вакытта да бер анекдот өчен утырта торган булганнар. Халык аны һәрвакыт куркытып тотсаң гына тыела. Ул очракта да анекдотлар чыга торган”, дип сөйләде татар җырчысы, юморист Данир Сабиров. Аныңча, бер әйбер дә юктан чыкмый. “Менә бер көнне үземә дә шундый сатира үрнәген укырга туры килде. Бала чакта мин караңгыдан курка идем, ә хәзер утка килгән счеттан куркам. Бу да бит сатира”, дип аңлатты ул.
Юморист фикеренчә, Төньяк Кореяда кертелгән бу тыю халыкта сатирик сүзләрнең кулланышын киметер, әмма юкка чыгармас. Мисал өчен ул юл кырына куелган тизлек үлчәү камераларын китерде. “Кеше чапмас, аварияләр булмас дигән өмет белән ГАИ лар камералар куйды. Әйе, авария очраклары кимеде, әмма бетмәде”, ди ул.