Тукай районында башлары атылган пенсионерларны тапканнар

16 сентябрь кичендә Тукай районының Нефтебаза бистәсендә башлары атылган ике пенсионерны тапканнар. Моның турында Тикшерү комитеты хәбәр итте.

55 яшьлек ханымның пуля ярасы чигәсендә, ә 57 яшьлек ир-атның авыз куышлыгында булган. Ир-атның мәете янында вак калибрлы винтовка табылган.

Җинаять эшен тикшерү барышында пенсионерларның 29 яшьлек уллары сорауларга җавап биргән.
Пенсионерлар кайчандыр никахта торган. Алар берничә ел элек аерылышканнар, ләкин бергә яшәгәннәр. Ир белән хатын гел ызгышып торган, мөнәсәбәтләре бик яхшыдан булмаган.

Хәзерге вакытта ике версия тикшерелә: суицид һәм үз-үзләрен үтергәнен күрсәтергә тырышу. Шуларның берсе буенча, пенсионерлар ызгышкан, шуннан ир-ат элеккеге хатынының чигәсенә аткан, аннары үз-үзен дә үтергән.

Мәгълүмат ProKazan.ru  сайтыннан алынды

Бәйле