18 сентябрьдә, сайлаулар көнендә, үзенең матур җырлары белән Мәскәү йолдызлары Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев, шулай ук Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казан тамашачының күңелен ачты. Казан-Арена янында, яңгыр явып торса да, йолдызларга ул халыкка үз иҗат җимешләрен бүләк итәргә комачауламады.
“V_Kazani” инстаграмында Сергей Лазарев җырлаганның бер мизгелен күрә аласыз.
https://www.instagram.com/p/BKgd5UYDDCx/
Игорь Николаев шулай ук бу вакыйгага кагылышлы социаль челтәрендә фото керткән. » Аның музасы, «Голос» җиңүчесе һәм бик яхшы кеше Динә Гарипова белән Казанга килеп җиттек. Бүген кичтән Сережа Лазарев белән Казан-Арена мәйданында концерт булачак. Барыбыз да сайлауларга барыйк, ә аннары монда! Бергәләп җырларбыз!» дигән җырчы.
Салават Фәтхетдинов “Инстаграм”ында концерттан бер ролик куелган.
https://www.instagram.com/p/BKhsbtYDYem/
Тавыш биргән сайлаучыларны Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков котлады. 2015нче елда Казанга сайлаулар көнендә Елка һәм Лев Лещенко, ә 2014нче елда — Валерий Меладзе килгән иде.
Фото: google.ru сайтыннан