Әлки районында Пенсия фондына бурычларны мәҗбүри түләтәләр

Әлки районында 176 хосусый эшмәкәрнең Пенсия фондына взнослар түләү буенча бурычлары бар.

Бүген әлеге әҗәтләрнең тулаем суммасы 8346,91 мең сум тәшкил итә. 5 сентябрьдән районда эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы башланды. Әлеге акциянең төп максаты – эш бирүчеләр һәм хосусый эшмәкәрләрдән пенсия иминияте взносларын мәҗбүри түләтү.

Пенсия фонды хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә иминият взносы бурычларын түләтү буенча рейдлар үткәрәләр. Приставлар өеңә килмәсен дисең икән, кичекмәстән бурычыңны капларга кирәк. Моны теләсә кайсы кредит учреждениесендә башкарырга була. Взнослар түләү буенча сораулар туа икән, Пенсия фондының район идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мәгълүмат Әлки хәбәрләре сайтыннан алынды

Бәйле