…Ул көнне өйгә бабайның үзеннән алда хәбәре килеп ирешә: «Күрше Кабыккүпер авылында энең белән сүзгә килгәннәр, бик дулап кайта». Берсе алдан капканы ачып керә, икенчесе: «Бәладән башаяк», – дип, абзар артыннан гына әниләренә йөгерә. «Киттеңме, китсәң ярар, артыңнан йөрмим», – дип уйлагандыр инде бабай һәм… Һәм ул шул кызулык белән кичен өйгә яңа хатын алып кайтып утырта. Ашыгып эшләнгән эшнең ахыры хәерле буламыни? Бибихәлиясенең баладан котылганын, кызлары туганын ишеткәч, Нотфулла бабай яшь хатынына «талак» әйтә.
Ул чакта инде Нурлыбанәт апаның да күкрәк астындагы сабыена күптән җан кергән була… Баласы туып җиде көн үтүгә ул бабайлар капкасын шакый. «Бигрәк кечкенә бит әле, бераздан китерерсең», – ди әби. Ике атнадан Нурлыбанәт апа кабат әйләнеп килә… Әбинең күкрәк сөте кызларның икесенә дә җитә. Саимә апага исемне аналарның кайсы кушкандыр, белмим. Баласын берничә көннән ят кулларга илтеп бирергә җыенган үз әнисе аңа исем эзләп тордымы икән? Юктыр да. Хәер, үз хәлен үзе генә белгәндер.
Ул заманнарда ирдән бала белән кайткан хатынның язмышы безгә азмы-күпме мәгълүм ләбаса.
Әбине мин күреп белмим – ул бик яшьли, әнигә 13 яшь чагында ук бакыйлыкка күчә. Сөйләүләре буенча, бик йомшак күңелле, юаш, мәрхәмәтле җан булган. Шуңа күрә, Саимә апаның: «Мин Бибихәлия әнкәйне генә әни дип беләм», – диюенә шаккатмыйм. Үсеп буйга җиткәч, апа Киров шәһәренә эшкә китә. Кайткан саен әбигә бүләк алып кайта: йә яулык, йә оек, йә күлмәклек. Әбинең: «Күчтәнәчкә үз әниеңә җибәрик, ул да куансын», – диюенә кул гына селти.
Апа киткәч, әби бүләкләрне күршедәге Мүшки авылына – Нурлыбанәтнең туганнарына илткәли.
Ә Нурлыбанәт апа… Үскәндә аның исемен өйдә еш ишетә идем. Дөресрәге, әни Олы Кайбычка барып кайткан саен. «Нурлыбанәт апа очрады, Саимә апа турында тагын берни дә сорамады!» – дип һәрчак гаҗәпләнеп сөйли иде әни. Нурлыбанәт апа бабайдан аерылгач Олы Кайбычка кияүгә чыккан, алты ир бала тапкан, карты инде үлгән, ул үзе генә яши иде. «Улларын сөйли, ә апаны искә дә төшерми», – дип аптырый әни. Нурлыбанәт апа инде вафат. Бердәнбер кызын дөньяда булмаган да кебек итеп онытырга ни мәҗбүр итте икән аны? Бәлки бу хакта онытканга гына яши дә алгандыр ул. Кем белә? Ә балалар каты күңелле. Әнисенең туганнары Саимә апаны чакырып та карый: «Бәлки әниең янына күчәрсең?» – диләр. Апа кырт кисә: «Ташламасын иде! Минем үз әнкәем дә бик әйбәт!»
…Розаның иренең беренче хатыны, аерылып киткәндә, кызын үзе белән алган, улын әтисендә калдырган иде. Танышым, шулай итеп, үзе бала тапмаган килеш әни булды. Шул бала үсеп җитеп, күптән түгел башлы-күзле булган. Туй алдыннан ниләр кичергәне турында Роза шуларны сөйләде:
– Никахтан кайтып керүгә иремнең беренче хатынының әнисе шылтырата: «Бу көнне улы янында аның үз әнисе утырырга тиеш иде, нигә чакырмадыгыз?» – ди. Тезде-тезде… Сабыр гына басып тордым да: «Ә хәзер мине тыңлагыз, – дидем. – Мин килгәндә Рамилгә биш кенә яшь иде әле. Әнисеннән аерылып калуын ул бик авыр кичерде, еш авырды. Керфек какмыйча, янында утырып чыккан төннәрем күп булды. Кыенсыныр дип, үзем бала да тапмыйча тордым. Беренче сыйныфка аны мин озаттым. Иң беренче «бишле»ләрен ул миңа күрсәтте. Үсмер чагында холкында булган үзгәрешләргә мин түздем. Мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны алырга без аның белән икәү чыктык. Кайсы югары уку йортына керергә икәнен ул минем белән киңәште. Аннары армиягә китте. Сагынып, «балам ничек икән анда?» дип, әтисеннән яшереп күз яшемне бик күп түктем. Хатларын ул: «Исәнме, әни!» – дип башлый иде, аннары гына «әти» дип куя иде. Сеңлесенә гел: «Әнине саклагыз!» – дип язды. Гашыйк булгач, бу сөенечен иң беренче миңа ачты. Шулай булгач, бәндә алдында да, Ходай каршында да никахында аның янында утырырга хакым бардыр дип санадым. Ә туйларына чакырабыз, килерсез!»
Тапкан ана – анамы, бакканымы? Һәр язмышның моңа үз җавабыдыр. Тик мин сөйләгән очракларны нишләтергә, очраклы туры килү генә дип санаргамы?