Раяз Фасыйхов акчаларын кайда саклавын, штрафларын кем түләвен әйтеп ата

Улан-Удэ шәһәреннән Башкортстанга күченеп кайткан урыс кызы белән таныштым. Уртак темалар күп булгач, якыннан аралаша башладык.

Атна саен нинди дә булса татар концертына йөрүем аны таң калдырды. «Татар эстрадасында шулкадәр күп артист бармыни?» – дип шакката иде. Алар яшәгән төбәктә милли эстрада шулкадәр дәрәҗәдә булмаган. Раяз Фасыйховның концертына җыена идем. Татар эстрадасын күрсен, белсен дип, яңа ахирәтемне дә ияртергә булдым. Тере тавыш, залдагы энергетикадан һушын югалта язды. «Кара әле, күңел рәхәтлеге өчен тел белү мөһим түгел икән», – дигән иде ул. Елена хәзер Раязның фанаты. Яңа җырларын шундук флешкасына яздырып, машинада тыңлап йөри. Эчтәлеген белергә теләп, миңа да шалтырата. Ризалашырсыз, Раязның тавышына гашыйк булу өчен күп кирәкми. Тамашачының мәхәббәтен яулаган җырчыны бүген нәрсә борчый, сөендерә һәм илһамландыра – аның белән шул хакта сөйләштек.

Эстрада

Сәхнәдә үземне берсеннән дә өстен дип санамыйм. Кемнедер узарга дигән максатым да юк. Минем максат – сыйфатлы җырлар. Сүз дә юк, сыйфатлы җыр өчен күп акча кирәк. Шунысы сөенечле – моны хуплаучылар, ярдәм итүчеләр бар. Очсыз дип, ике көнлек җыр яздырырга теләк юк. Концертларымда да һәрвакыт тере тавыш, тере музыкантлар. Мондый тамашалар зур әзерлек таләп итә, күп вакыт репетицияләрдә үтә. Тере музыкага йөз белән борылсак, эстраданың иң зур кимчелеген юк итәр идек.
Әлегә «тере тавыш» татар эстрадасында тиеш әйбер түгел, ә мода буларак кабул ителә. Күп җырчылар «тере тавыш» форматында эшли башлады. Фонограмма белән әллә кая китеп булмаганын аңладылар. Мин моңа бары тик сөенәм генә, берсендә дә көндәш күрмим.

10 ел сәхнәдә

Быелгы концертым «10 ел сәхнәдә» дип атала. Зур булмаган иҗат юлына берникадәр йомгак формасында булачак ул. Тамашаның беренче өлеше бары тик танылган, хит җырлардан гына торачак. Ә икенче бүлектә – яңа җырларымны башкарачакмын. Бүгенге көндә әзерлек чорының иң кызган мәле. Көн дә – студиядә, көн дә – репетицияләр.

Венера Фасыйхова

Әлбәттә, быелгы концертымда да кызым катнашачак. Дуэтыбыз булачак, бер җырын үзе башкарачак. Дулкынлана, ничә көн калганын саный.
Җыр белән җитди шөгыльләнә. Төрле конкурсларга укытучысы әзерли, теләп катнаша, җиңүләр яулый. Мине бәләкәй чакта конкурстан конкурска әтием җитәкләп йөрткән иде, әмма Венера белән йөрергә вакытым юк, шуңа күрә бу эш әнисенә йөкләтелгән. «Җырлаган саен остарасың, конкурслар зур тәҗрибә бирә», – дим. Теләп катнаша. Һәр чыгышын видеога яздырып баралар. Соңыннан аны карап, хаталар өстендә эшлиләр.

Безнең кыстау, өндәү түгел, җыр юнәлешен ярата. Тик мин аны киләчәктә күбрәк актриса буларак күрәм. Андагы осталык! Кем кирәк — шул булып кылана. Оештыруга да бик хирыс. Холкы буенча – эмоциональ. Кем буласын вакыт күрсәтер. Әлегә көн дә һөнәр алыштыра торган вакыты.

Балалар бакчасына йөргәндә үзем белән гастрольгә дә алып чыга идем. Бакчага йөргән дуслары аңа шалтыратып, «Кая югалдың?» – дип сорасалар, ул олыларча килештереп җавап бирә: «Эштә, гастрольләрдә йөрим. Сөйләшергә вакытым юк», — дип җибәрә…

Тәрбия

XXI гасыр балаларын башкачарак тәрбия таләп итә дияр идем. Әлбәттә, традицион тәрбия нигездә кала: өлкәннәргә – хөрмәт, өстәл артыңда үзеңне ничек тоту һ.б. Бүгенге бала белән беренче чиратта дус булу кирәк. Тавыш күтәреп аңа теләгәнеңне җиткерә алмаячаксың. Аңа барын да аңлатып бирергә кирәк. Болай эшләсә ничек начар булачак, эшләмәсә – никадәр яхшы булачагын сөйләп бирү мөһим. Бер «ярамый» сүзе генә эшләми хәзер.

Аннары, баланы акча тотарга кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Венера минем командада эшләгәч, мин аңа акча түләргә тиеш. Түлим. Бер чыгышы – 1 мең сум. Концерт тәмамлану белән, иң беренче булып килеп баса, үзе эшләп алган хезмәт хакына бик сөенә. Акчасын тәм-томга, юк-барга тотмый. Кирәк әйбер алам дип җыя. Матур сыйфаты бар, ул да тәрбиянең бер җимешедер дим, үзенә әйбер алса, энесен дә онытмый. Берьюлы үзенә дә, аңа да бүләк ала. Эш хакы аңа стимул бирә, ул тагы да тырышыбрак эшли. Һәр хезмәт түләнергә тиеш, дигәнне аңлап үсә. Мин моңа шат.

Мәхәббәт һәм гаилә

Элек, еллар үтү белән, мәхәббәт сүреләдер, дип уйлый идем. Юк, алай түгел икән. Тормыш иптәшеңнән уңсаң, ул беркайчан да сүрелмәячәк, ә, киресенчә, тагы да дөрләп яначак. Хатыным белән 9 ел бергә яшибез. Мәхәббәтебез сүрелә икән дигән уйның башка килгәне дә юк.
Иҗат кешесе белән гомер итү җиңелдән түгел. Конфликтлар да туа. Кыскасы, төрле чаклар була. Әмма озак вакыт үпкәләшеп йөргән юк. Ишетеп беләм, кайбер гаиләдә ир белән хатын атналар буе сөйләшми йөри. Андыйларны аңламыйм. Көн буена сөйләшми тора алмыйбыз. Үпкәләшсәк тә, араларыбыз шундук җайланып китә.
Хатынымның матур сыйфатларының берсе – нәрсә алып бирсәң дә, шуңа риза булып, сөенеп йөри. «Миңа шул әйбер кирәк», – дип әллә нәрсә таләп иткәне юк. Бәйрәмнәрдә ювелир әйберләре белән сөендерергә тырышам, җәен ялга алып барам. Чит төбәккә чыксам, бездә булмаган әйберне алып, аны куандырам. Әйтәм бит, нәрсә алсам да, шат, ә аның шат йөзе минем күңелне күтәрә.

«Гаиләдә акча кем кулында», – дип сорадыгыз. Хатында да түгел, миндә дә түгел – карточкада. Кесәдә зур сумма тоткан юк. Эшләгән акча шундук карточкага салына. Счет бер, әмма карточка икәү. Люция – бик яхшы финанс директоры. Юк-барга тотмый. Балалар бакчасын, түгәрәкләрне, штрафларны, квартплатаны интернет аша ялт түләп куя. Банк картасы бик уңайлы әйбер. Азык-төлек һәм башка чыгымнар өчен дә шул карточка белән түли.
Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Миңа калса, һәр кешенең иң кадерле тормыш мизгелләре бары тик гаиләсе белән генә бәйле, гаилә белән уздырган вакыттан да кыйммәтрәге юк! Ялларны бергә һәм төрлечә уздырабыз. Венера романтик хисле, шуңа да табигатькә пикникка чыгарга үлеп китә. Улым бильярд уйнарга ярата, аның да теләген үтим.
«Өченче бала алып кайтырга теләмисезме», – дигән сорау соңгы арада аеруча популяр. «И хочется, и колется», — диләрме әле урыслар?! Ә татарларда ничек: «Һәр бала үз ризыгы белән туа». Кулга кечкенә бала алсаң, өченчесен алып кайту теләге туа. Хәзер бит артистлар арасында да «ишле гаилә» модасы, бер-ике бала белән генә чикләнмиләр.
Мин – бала җанлы әти. Венера белән Рамазаным өчен күп нәрсәдән баш тарта алам. Әкиятләр дә сөйлим, китаплар да укыйм, җырлап та йоклатам, гармунда уйнап, җырлатып-биетеп тә алам.

Максат

Аллаһы Тәгәлә тавыштан гына аермасын. Ә калганын үз тырышлыгым белән табачакмын. Бар да үзеңнән тора бит. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәскә.
Гаиләдә – әйбәт ир, балаларга – яраткан әти, дусларга – ышанычлы терәк, тамашачы алдында Раяз булып калу – төп максатым. Миңа артыгы кирәкми. Эшем матди яктан да, мораль яктан да бик канәгатьләндерә. Як-якка сикерми, алга таба да тыныч һәм матур итеп яшәргә телим. Халкыма озак-озак еллар хезмәт итәргә иде. Бездән соң калган буын да, минем җырларны тыңлап, «Кара әле, ул заманда да яхшы җырлар яздырганнар, лаеклы тавышлар булган», – дип әйтсеннәр иде.

Шәһри Казан

Бәйле