«+100500″ның иптәше — татарча «Фәрхәт һәм Фәрхәд»нең яңасы чыкты [видео]

Русча барган «+100500» программасының иптәше — татарча «Фәрхәт һәм Фәрхәд»нең 30 нчы чыгарылышы. //Tatar Today//

Бу юлы Фәрхәт тапшыруны үзе генә башлап җибәрде әле. Фәрхәд юкка чыккан ди. Татар юморына бай булган бу тапшыру бүгенге видеода нәрсәләр әзерләде икән.

Могҗиза! Руль артында барган абый шул ук вакытта гармунда да уйнарга өлгерә. Ник диярсез сез? Чөнки, җомга, яллар җитүен бәйрәм итә икән ул. Ләкин әллә каян килеп чыккан Фәрхәд Фәрхәткә видеоны яхшылап карарга, кешене алдамаска куша. Дөрестән дә, бу абый гармун уйнаганда йөртми, ә туктаган арада гына гармунда уйный икән.

Актуаль булган кышкы темага да тукталмый калмыйлар. Бу юлы да кызыклы видеолар сайланышы. Кыш көне кем ничек актив ял итә? Кемдер хоккей уйный, чаңгыда, чанада, тимераякта шуадыр. Ләкин икенчерәк төрле ял итүчеләр дә бар. Кыш көне карусельда атыну, урам бассейнында йөзәргә теләү, паркур, велосипедта йөрү — бу, чыннан да, булмас хәлләр. Ютюбтагы «Фәрхәт һәи Фәрхәд» тапшыруын карагач, барысын да үзегез аңларсыз.

Бәйле