Гөлзада Сафиуллина «психанула» — 70 яшьтә ялкынлы клип тәкъдим итә [видео]

Хәтерлисездер, 5 декабрьда Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе булган иде. //Tatar Today//

“Мин шоулар ясамыйм. Халыкка әйтәсе сүземне әйттем, эшлисе эшләрем эшләнде. Бу билгеле бер дәрәҗәдә нокта кую”,  диде Гөлзада ханым. “Бөтенләй туктап бетеп булмаса да, алга профессиональ зур сәхнәдә зур концертлар куеп йөреп булмас инде”, дип аңлатты  ул үзенең “нокта кую” фикерен шәрехләп.

Ләкин, бу сүзләренә кармастан, Гөлзада ханым әле яңа җырлары белән тыңлаучыларын сөендереп тора. Концерт программасында аның  популяр җырлары белән бергә яңа җырлар да яңгырады, талантлы яшь режиссер Илшат Рәхимбайның “Әй татарлар” җырына яңа клибы тәкъдим ителде.

«Гөлзада апа тагын бер кат психанула, бу юлы үзенең 70 еллык юбилеена. Мин көчкә артыннан видеога төшереп өлгердем. Аның энергиясы белән чиксез сокланам, тукланам, узем дә алга барам, атта чабарга хыялланам, шулай ук сөекле халкымны канатландырырга омтылам», ди клипның режиссеры Илшат Рәхимбай.

Бәйле