13 гыйнвар сәгать кичке алтыда Минзәлә районы “Мәскәү-Уфа” юлында ВАЗ-2114, “ГАЗель” һәм йөк машинасы бәрелешкәннәр. //ProKazan.ru//
Ютюбтагы видеодан йөк машинасының идарәне югалтып, юл читенә төшеп китүе, ә җиңел машинаның каты бәрелешүдән нык зыян күрүе мәгълүм.

Әлегә машиналарны йөртүчеләр турында белешмә юк. Алар үлүчеләр исемлегенә кертелмәгән, ләкин авыр хәлдә дип хәбәр ителә.
–
–

