«Гомерем юк, димәк…», дип юрады ул төшен. Яман шеш мине дә алып китәчәк…»

«Гомерем юк, димәк…» – дип юрады ул төшен. Иртән берни дә аңламаган булса, хәзер ул барысын да яхшы белә. //Сөембикә//

Төшендә кигән зәңгәр күлмәге үтә күренмәле булмыйча, беренче күргәндәге кебек матур кыяфәттә сакланса, Гөлназның куркуы юкка булыр иде дә бит. Җитмәсә, кире дә салды ул аны. Димәк, озак калмаган…

Бу кабинет кырыена ничек килеп җиткәнен хәтерләми дә ул. Участок табибы яныннан чыкканда тез буыннары калтырый, куллары дерелди, ә тамак төбенә төер утырып, күзләре яшь белән тулышкан иде. Артыннан «шап» итеп ябылган ишек тавышына сискәнәсе урынга, аның күз алды караңгыланды, ул бер мәлгә үзен дөньядан киткән кебек хис итте. «Бетү шушы буламы инде?» – дип, үз-үзенә аптыраулы сорау бирде Гөлназ.

Янәшәсендәге кешеләргә игътибар бирмичә генә, аякларын көчкә-көчкә атлап, табиб биргән язуның икенче ягында күрсәтелгән бүлмәне эзләп китте. «306 нчы кабинет» диелгән иде анда. Каһәр суккан кабинет! Менә ул, манма тиргә батып, хастаханәнең ут яктылыгы күрмәгән соры коридорларының бер очыннан икенче очына йөри торгач табылган 306 нчы кабинет…

Гөлназ күз яшьләрен тыярга, үзен кулга алырга, тынычланырга тырышты. Әмма бу бик авыр иде. Әлеге кабинет янәшәсендә җыелышып утырган әби-бабайларга бакты. Барысы да өлкән яшьтә.
– Кайсыгыз соңгы була? – дип сорады ул, үзенә төбәлгән берничә пар күздән котылырга теләп.

Өлкәннәр бер-берсенә карашып, бер-берсен барлап чыкканнан соң, чатта утыручы кызыл яулыклы ханымга төртеп күрсәттеләр. Ул да, мин дигәндәй, башын селкеп куйды. Табиб кабинетының буявы кыршылып беткән ишегендә «Кабул итү иртәнге сәгать унда башлана» дип язып куелган иде. Моның өчен бер сәгатьтән артык көтәргә кирәк иде Гөлназга. Бәлки, башта УЗИга барып килергәдер, дип уйлады ул эченнән генә. Табиб барыбер юллама язачак инде аңа.
– Мин китеп торам әле. Чиратымны югалтмагыз яме, – дип эндәште хатын.

Берничә әби, ярар дип, баш какты. Аның, балачактагыча, мыштым гына түгел, ә үкереп-үкереп, үкси-үкси елыйсы килә иде. Ичмасам, бәдрәфләре дә бикле, дип сукранды Гөлназ. Шунда булса да кереп, елыйсын елап чыккан булыр иде. Хәер, озак итеп елыйсы килә аның. Анысы өйгә кайткач булыр инде. Ул янә участок табибына кереп чыгасы итте. Ишек төбендә чиратлары җиткәнне көтеп торучы берничә хатынның: «Чиратсыз кая барасың?» – дип кычкырганына әллә ни игътибар бирмичә, иртән кергән кабинетның ишеген янә шакыды.
– Наҗия Госмановна, бәлки, миңа башта УЗИга барып килергәдер? Анда әле ун тулгач кына кабул итә башлыйлар икән. Якын-тирәдә түләүле үзәкләрне белмисезме? – дип сорады ишектән кабинетка башын тыгып.

Табибның каршы ягында утыручы шәфкать туташы:
– Әллә кая йөрисе түгел инде. Безнең үзебездә дә әйбәт узист бар. Янына кер дә, акча төрт! – диде.

Гөлназ, ярар, дип, кире чыгып китәргә ишек тоткасына үрелгән генә иде, табиб янәшәсендә утырган пациент ханым сүзгә кушылды.
– Миндә бушлай талон бар. Теләсәгез – мин сезгә бирәм. Анда чират бик озын. Мин көтеп тора алмыйм, эшемә соңга калам, – диде.

Гөлназ ул биргән талонны алып, УЗИ бүлмәсенә юнәлде. Чыннан да, кеше бик күп иде монда. Янәшә торган кабинетларның әле берсенә, әле икенчесенә кереп кенә торалар. Ул чиратын барлады һәм олы гына бер абый торып киткән урындыкка барып чүмәште. Берәр сәгатьләр көтәсе булыр әле, дип уйлады ул. Кердең дә чыктың гына түгел, чишенәсе, киредән киенәсе дә бар.

Ул, авыр уйларыннан арынырга теләп, күзләрен йомды. Бүген төнлә күргән төшен искә төшерде. 5-6 еллап аралашмаган Мөршидә исемле танышын күрде ул. Имеш, аларга килгән дә, Гөлназга үзенең итәген биреп маташа. «Мә, итәк киясем килә дигән идең, минекен ки!» – дип, үзе киеп йөргән зәңгәр төстәге матур киемне суза. Гөлназ, шатлана-шатлана итәкне алды да, үзенең киемнәре өстеннән киеп тә куйды. Тик кигән вакытта итәк күлмәккә әйләнде һәм беренче күргәндәге кебек үк матур түгел, ә бөтенләй үтә күренмәле иде. «Ми­нем бит бу күлмәк астыннан үз киемем күренеп тора, мин моны эчтән берни кимәгән килеш кия алмыйм», – дип, ул аны шундук салып, Мөршидәгә кире сузды һәм шулай уянып та китте.

«Гомерем юк, димәк…» – дип юрады ул төшен. Югыйсә табибка: «Аркам авырта», – дип кенә килгән иде. Тегесе Гөлназны билдән чишендереп тыңлый башлагач, хатынның күкрәкләрен тотып карады һәм: «Ике шеш бар синең монда. Кичекмәстән онкологка барырга кирәк! – диде. – Соңгы вакытта яман шеш белән килүчеләр күбәйде, мондый әйберләрне вакытында ачыклавың хәерле», – дип тә өстәде. Гөлназ бөтенләй коелып төште. Табиб тиз-тиз генә онкологка юллама язды һәм: «Бүген үк барырга кирәк!» – диде. Менә шунда дөньясы караңгыланды Гөлназның. Аның өчен бу табибка юллама алу үлем белән бер иде.

Гөлназның күзләре янә яшьләнде. Ул тыела алмыйча елап җибәрде һәм туктарга теләми дә иде. Сәер, әмма аннан: «Нигә елыйсың?» – дип сораучы табылмады. Күрәсең, һәркемнең үз мәшәкате, үз борчуы иде. «Яман шеш» дигән ике сүзнең көрәшеп тә җиңеп булмый торган афәт икәнен яхшы белә ул, шуңа елый да. Яшәп туймаганга күрә, бик яшь, әле 31 е дә тулмаган көе шушы зәхмәт белән интегәсе булганга елый. Кайдадыр, бер-ике процент очракта, атаклы язучы Дарья Донцова, йә булмаса, билгеле психолог Луиза Хей кебек, бәлки, бу чирне җиңүчеләр бардыр да ул. Әмма Гөлназның көрәшергә көче юк. Әнисен дә, бертуган апасын да шушы чир белән якты дөньядан озатты лабаса.

Газизләрен югалту кайгысы әледән-әле үзен сиздереп тора, ә бит күпме көрәштеләр. Нинди генә табибларга, нинди генә күрәзәчеләргә бармадылар. әнисе коры сөяккә калып, ярты ел урын өстендә ятып, Гөлназның кулында җан бирде. Аның сыкранулары, аның сызланулары… Ә апасы… Аныкы бөтенләй тиз булды. Табиблар аңкавындагы «зәхмәт»не ачыклаганда инде бик соңга калганнар иде. Апасын «яшисең» дип өметләндерсәләр дә, Гөлназны шундук кисәтеп куйдылар: «өч айдыр булса гомере…» Ай ярымнан җирләделәр газизен. Хәзер менә Гөлназ үзе… әйтерсең лә, бу чир аларны нәселе белән корытмакчы була! «Нигә соң шулай? Нигә тагын миңа да шундый сынау җибәрдең, Раббым!..»
Ул күзләрен ачып карады. Чираты әле урыныннан да кузгалмаган иде. «УЗИ табибы шикләремне расласа, иремә дә, башкаларга да белгертеп тормаячакмын», – дип, эченнән генә кырт кисте Гөлназ. Онколог җибәрәсе яман шеш чирләре хастаханәсенә дә бармаячак, соңыннан чәчләрне койдырып, ашаганыңны костырып чыгаручы химия терапиясе курсларын да үтмәячәк ул! Әнисенең сөйләгәннәрен искә төшерде. «Палатада биш кеше идек. Барысы да үлгәннәр. Мин, Аллага шөкер, исән!» – дип куана иде, мәрхүмәкәй.

Үзенең дә тагын ярты елдан үләсен күз алдына китермәгәндер шул, бичара. Гел яшим дип тырышты. Урын өстенә калгач та, уколлар алганнан соң савыгырмын, аякка басармын дип өметләнде. Барысы да Гөлназның күз алдында булды. Шуңа да чирнең ни рәвешле кешене харап итүен яхшы белә ул. Табибларның пациентларны ничек итеп тынычландырганнарын да яхшы аңлый. Тиз ачыкласаң, имеш, дәвалап була. «Булмый аны дәвалап!» – дип сукранды Гөлназ. Янә күз яшьләре атылып чыкты.

Ул бүген үк үлемтекләрне хәстәрләү эшенә керешә­чәк. Кассада кара көнгә дип җыеп барган акчасын алыр, ашында таратырга сәдакалар әзерләп куяр. Кешеләргә бирәсе бурычлары юк бугай. Апасының пенсия фондына җыелган кертемнәрен, варисы буларак, ул алган иде. Аныкын ире Айдар алыр инде…

Алиясе… Кызы – Алиясе нишләр? Иренә хатын та­былыр ла, кеше карамаслык түгел. Әмма кызы… өченче сыйныфта укучы баласын начар язганга, мәк­тәптә шукланып, укытучысыннан шелтә алганда: «Башка әни тап, сиңа мин кирәкмим икән, кирәксәм, болай йөземне кызартмас идең», – дип сүккәнен исенә төшерде. Аллаһы Тәгаләнең «амин» сәгате бар, диләр. Үзенең кирәкмәгән сүз әйткәнен белсә дә, ачуланган вакытта тыелып кала алмады шул Гөлназ. Күрәчәге булгангадыр инде. Кызының бәхетсезлегенә күрә шулай әйткән­дер. Әй язмыш!.. Булсын, шук булсын, начар язсын, әмма әниле булсын иде аның кызы! Үткәнне кире кайтарып булса, ул бу сүзләрне мәңге әйтмәс иде!

Чиратта утырганнарның күбесе: «Бигрәк озак инде!» – дип, вакыты-вакыты белән сукранышып алдылар. Гөлназның әллә ни исе китмәде. Ул хәтта кулындагы сәгатенә дә карамады. Утырды да утырды, уйланды да уйланды. Кая ашыгырга? Теге «зәхмәт» табибынамы? Юк. Аның беркемне беләсе дә, ишетәсе дә килми. Ул тыныч кына кичерәчәк бу сынауны. Соңгы минутына кадәр, сулышы өзелгәнчегә кадәр. Кызын гына жәлли. Бүген үк янына яткырып, кочаклап йоклаячак ул аны. Соңгы минутларына кадәр гел иркәләргә, яратырга тырышачак. Күпме назын биреп калдырырга кирәк әле аңа! һаман акча дип чаптылар. Алиясе белән өч ел декрет ялында утырасы урынга, бер елын гына утырды да, кайнанасына ташлап, эшкә йөгерде. Балалар бакчасына биргәч, эш дия-дия, кызын бакчадан алырга вакыты калмый иде. Ял көннәрендә урамга чыгып, уйнап керик инде, әнием, дип ялынган балага: «Арыдым, кызым, иртәгә яме», – дия-дия алдый килде. Менә килеп тә җитте!

УЗИ кабинетыннан чыккан шәфкать туташының: «Талонлы тагын кемнәр бар?» – дип эндәшүе Гөлназны айнытып җибәрде. Ул кулындагы бөгәрләнеп беткән кәгазен аңа сузды. «Сезгә әнә теге – 148 нче кабинетка», – диде шәфкать туташы. Гөлназ янә кулындагы кәгазьгә күз салды. Анда «151 нче кабинет» дип язылган иде.
– Юк, сез ялгышасыз, минем бит монда «151 нче кабинет» дип язылган, – диде ул шәфкать туташына.
– Әйе, шулай. Әмма табибы – Парфенова В. Ю. дип язылган. Ә Виктория Юрьевна 148 нче кабинетта кабул итә. Барыгыз, бер кеше дә юк бит, керегез шунда.

Чыннан да, бу кабинетка керүче-чыгучыны күрмәде Гөлназ. Югыйсә аннан берничә тапкыр табиб үзе чыгып, миңа күренергә килүчеләр юкмы дип сорады. Шулай итеп, бушка көтеп утырган булып чыкты.

Ул теләр-теләмәс кенә урыныннан торып, 148 нче кабинетка юнәлде.
– Миңа сезнең кабинетка керергә куштылар, – диде ул, каушап кына.
– Әйе, безгә. Чишенегез! – диде шәфкать туташы, Гөлназның карточкасын кулыннан алып. – Пеленкагыз юкмыни?
– Юк шул. Мин УЗИга дип килмәдем. Табиб янына баргач бер пациент талоныннан баш тартты. Шуны миңа бирделәр, – дип акланды Гөлназ.

Шәфкать туташы, өстәленең тартмасын ачып, бер тапкыр куллана торган пеленка алды һәм Гөлназга тоттырды.
– Мәгез, җәегез! Соңыннан сөртенерсез дә!

Билдән өстә чишенеп, Гөлназ кушеткага менеп ятты. УЗИ аппараты артында утырган табиб аңа яны белән ятарга кушты.
– Менә шушы төштә ике шеш бар, дип әйтте табиб, – дип имиенә төртеп күрсәтте Гөлназ.

Табиб бик озак итеп, җентекләп карады. Аннан соң торырга кушты. Гөлназ аның күзләренә карарга тырышты. Әмма табиб эше белән мәшгуль иде. Ул сөртенсә сөртенде, сөртенмәсә – юк, тиз-тиз киенде һәм бар батырлыгын җыеп сорарга итте: «Нишләргә миңа хәзер? Кая барырга?» – диде дә, үзен-үзе тыя алмыйча елап җибәрде.
– Өегезгә кайтыгыз, – диде табиб, тыныч кына. – Тынычланыгыз, яраткан эшегез белән шөгыльләнегез.
– Ә онкологка? Анда барудан мәгънә юкмыни? – дип кабат сорады Гөлназ, өметсезләнеп.
– Юк, мәгънә юк, – диде табиб. – Соңгы тапкыр күремегез кайчан килде? – дип тә сорады.
– Бүген-иртәгә килергә тиеш, – диде Гөлназ.
– Күрем алдыннан күкрәкләр шешә. Сез моны беләсездер инде. Андый чакта имидә булган бизләр дә күперә. Күремегез тәмамлангач, барысы да үз урынына кайтыр. Борчылмагыз, – диде табиб.

Гөлназ, нәрсә дә әйтергә белмичә, тораташтай катып калды. Ә табиб елмаеп җибәрде. Менә шунда гына хатынның башына: «Бар да тәртиптә бит!» – дигән уй килде. Ул инде хәзер шатлыктан елый-елый табибка мең рәхмәт укыды һәм тиз генә кабинеттан чыгып китү ягын карады. Чыккач та коридордан атлап түгел, теләгән җиренә алып барганга шатланган сабый сыман, сикергәли-сикергәли участок табибына юнәлде. Ишекне шакып та тормыйча ачып: «Наҗия Госмановна, мин онкологка бармыйм. УЗИда миңа бар да тәртиптә дип әйттеләр», – диде дә, табибның аптыраулы карашын гына абайлап калып, хушлашмыйча да ишекне япты һәм йөгерә-йөгерә аскы катка юнәлде.

Ә төшендәге зәңгәр күлмәк… Салды ич ул аны. Мөршидәгә кире тоттырды. үтә күренмәле күлмәктән йөрергә язмасын! Тыны беткәнче йөгерде хатын. Ашыга ул. Мәктәпкә! Алиясен хәзер үк алачак.
Хәзер үк…

Бәйле