Аномаль җылылыкны көттегезме, дуслар? [һава торышы]

Татарстан синоптиклары 18-22 февральдә һава шартларының начарлануын һәм аномаль җылы һава торышы булачагын кисәтә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу көннәрдә республика территориясендә һава торышы атлантик циклон тәэсирендә булачагын җиткерә. //Татар-информ//

Урыны белән юеш кар, буран, шуның аркасында күз күременең кимүе, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы көтелә. Җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

18 февральдә төнлә һава температурасы 10-15 градус салкын (көнчыгыш районнарда аязганда 21гә кадәр), көндез -1 дән -6 градуска кадәр (көнчыгышта -10 градус) булуы көтелә. Киләсе төндә 1 дән 7 градуска кадәр салкын, ә көндез -4 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстан синоптиклары хәбәренчә, аномаль җылы һава торышы киләсе атна дәвамында саклана.

Бәйле