“Голос” проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова Игорь Крутойның музыка академиясе һәм Casio компаниясе белән берлектә яңа бәйге игълан итә. Шартлары бик гади: катнашучы Динәнең “Пятый элемент” җырын башкарып, Инстаграмга куярга тиеш. Җиңүчене дә җырчы үзе билгели. //Tatar-today//
Иң яхшы дип табылган башкаручыны саллы гына бүләк –Casio компаниясеннән синтезатор көтә.
7 гыйнварда премьерасы булып узган “Пятый элемент” тыңлаучылар тарафыннан җылы кабул ителгән иде. Ютубта куелган видео астында Динәнең җырын мактап язылган комментарийлар шактый күп булды. Шулай да, клип булмауга бәйледерме, караулар саны аз: бары тик 17 мең тирәсе генә. Динә чыннан да талантлар эзлиме, әллә Инстаграмдагы бу бәйге җырны популярлаштыру чарасымы – билгесез.
Нәтиҗәләр 13 мартта билгеле булачак. Төп җиңүчедән кала тамашачы мәхәббәтен яулаган, ягъни видеоязмасы иң күп карау җыйган катнашучыга да бүләк биреләчәк.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны җырчының Инстаграмдагы сәхифәсендә күрергә була.