Бүген Тинчурин театры артистлары автоледиларны якынлашып килгән бәйрәм – 8 Март белән тәбрикләде. Акция Казанның Киров районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә оештырылды. //Тинчурин театры матбугат хезмәте//
Инспектор машина йөртүче хатын-кызларны гына туктатты. Әмма документлар тикшерәсе урынга ул аларны бәйрәм белән котлады. Ә “Кияүләр” спектакле геройлары – Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров һәм Илнур Байназаров язның беренче бәйрәме белән тәбрикләп, гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итте, Кәрим Тинчурин театрына чакырып, спектакльгә чакырулар тапшырды.
–
–