2017 елда Казанда Зур ифтар ничек узачак? Ул нинди яңалыклар алып килә? //Татар ислам//
РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов сүзләренә караганда, быел кунакларның һәм ифтарда катнашучыларның саны шактый арттыру көтелә. “Узган елда без 10 меңнән артык ураза тотучыга авыз ачтырдык. Быел без берьюлы 15 меңнән артык кешене ашатуны максат итеп куйдык. Алдан исәпләүләр буенча, 2017 ел ифтарының бюджеты 15 млн. сумга төшәчәк”, — дип хәбәр итте А.Шаһимәрдәнов үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында.
Бу ел ифтарына кагылышлы тагын бер яңалык бар. Россиянең шундый зур күләмле ифтарлар оештырыла торган шәһәрләреннән онлайн режимда аралашу оештырыларга мөмкин.
РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты урынбасары Радик Габдрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге чарага 2017 елда ятимнәр, пенсионерлар һәм инвалидларны күбрәк чакырырга ниятләп торалар. “Республика ифтары – уртак бәйрәмебез. Без анда төрле милләттәге һәм төрле диндәге кешеләрне чакырабыз”, — диде Радик Габдрахманов.
«Kazan Arena» стадионында уза торган республика ифтарын РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шул исемдәге стадион оештыра. Әлеге чара мөселман өммәтен берләштерүгә, тынычлык, игелек, шәфкатьлелек һәм юмартлылык сыйфатларын үстерүгә хезмәт итә.
Римма Гатина.