1 апрель көнне Казанның Мәрҗани мәчетендә әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе узды. 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катлаулы сорауларга җавап биреп, тирән белемнәрен күрсәтте. //Tatar Today//
Шунысы кызык: 1997 елдан бирле үткәрелүче бу бәйгегә элек катнашучыларның балалары килә. Малайлар — 26, ә кызлар 11 номинациядә көч сынашты. Катнашучылар 4-10, 11-14 һәм 15-18 яшьлекләргә бүленде. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә 500гә якын бала катнашкан. Бәйгедә Ульян өлкәсе һәм Татарстанның Балтач, Әлки, Питрәч, Лаеш, Әтнә районнары аеруча активлык күрсәткән.
Мәчетнең һәр почмагында — балалар. Һәркайсы әти-әнисе яки укытучысы белән язып килгәннәрен кабатлый, хәтерендә яңарта. Кайберләре дулкынланса, икенчеләре сер бирмәскә тырыша. Әлки районы Каргалы авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галиуллина «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесенә үзенең 7-8 укучысын алып килгән. «Быел унынчы тапкыр катнашабыз. Ел саен әле бер, әле икенче номинациядә җиңү яулыйбыз. Коръәнне балалар мәчеттә өйрәнсә, язучылар тормышы белән үзем таныштырам. Бу юлы оныгым да бәйгедә катнаша», дип белдерде Гөлсинә ханым.
Казанда яшәүче Сәлимә абыстай Хөсәенованы бәйгегә нигез салган Әлмирә Әдиятуллина чакырган. «Бәйгедә балалардан имтихан алам. Бу чараның әһәмияте зур, аның никадәр мөһим булуы бәхәссез, әлбәттә. Биредә катнашкан балалар беркайчан да эчүчелек-наркоманиягә тартылмаячак. Сәдака акчаларыма балаларга шоколад, беләзек, шарф кебек бүләкләр алып килдем», диде Сәлимә абыстай. Ул безгә үзе язган шигырен дә укып күрсәтте.
«Мөслимә» оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина сүзләренчә, «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесенең төп максаты — киләчәк буынны әдәп-әхлаклы булып үстерү. «Халкыбыз галимнәрен, бай мирасыбызны белгән бала бөек, данлы татар халкына ихлас күңел белән хезмәт итәчәк. Болгарда Ислам Академиясен ачарга җыенулары миңа янә канат куйды. Безнең арада булганнар анда гыйлем алачак, Татарстаныбызның алгарышында катнашачак. Барыгызга да хәерле гомер, сәламәтлек, уңышлар телим. Без алга барырга тиеш!» ди ул.
Финалга үткән һәрбер катнашучыга “Ярдәм” хәйрия фондыннан рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.