«Бәхет оясы салган идек, ә хәзер ялгызлыкта кызым белән оныгым тилмерә»

Кызыма быел 40 яшь тулды. Ун яшьлек малае бар. Ире белән озак яшәмәделәр алар, әллә 2-3 ай гына шунда, тиз арада аерылышып та куйдылар. Кияү эшкә дип читкә чыгып китте дә, шуннан соң кайтмады да. Яратышып өйләнгәннәр иде кебек, ләкин яши алмадылар. Шуннан соң кызыбыз бүтән кеше белән кавышмады инде, баласын үзе генә үстерде. //Безнең авыл гыйбрәте//

Кызымның үзенең өе бар, улы белән бездән аерым яшиләр. Ул йортны ирем белән икәү салып бирдек, зур акчаларбыз шунда тотылды. Барысы да кызыбыз өчен, аның тыныч, имин тормышы өчен эшләгән идек. Ире белән шул йортта яши башлаганнар иде дә. Бик уңайлы, тормыш өчен менә дигән йорт гаиләләрен саклап кала алмады шул. Ире алимент та түләми хәзер. Килеп тә йөрми, бөтенләй чит шәһәрдә урнашты. Баланы үзенең янына бер-ике тапкыр алып киткәне бар.

Баласы белән булса да элемтәне югалтасы килмәгәч, гел беткән кеше түгел инде димәк.
Ләкин минем йөрәк әрни – шул зур өйдә кызым ялгызы гына гомер кичерә. Аның бәхет оясы булсын дип салган идек бит, ялгызлык оясына әверелде кебек. Өстәге кайбер бүлмәләре эшләнеп тә бетмәгән әле аның, мунчаларын да рәткә китереп бетерәсе бар. Тормышы җитеш инде, тик янында бер иптәше генә юк. Мин аны таныштырып та карар идем, ләкин ул үзе ризалашмый шул.

Ана кеше буларак, мин бик борчылам, кызыма ярдәм итәсем килә. Ләкин үзе теләмәмгәч, мәҗбүр итеп янына ир кертеп булмый бит инде. Йорты яхшы, аннан китәсе дә килми, ничек шундый яхшы йортны ташлап китәсең? Йортка чит ир кертергә ашкынып та тормый, хатын-кызга йортка кергән ир альфонс була бит ул ди. Авылга кайтырга риза түгел ул. Нишләргә дә белгән юк хәзер.

Өй салып бирүен бирдек тә, тик анда балабыз ялгыз яшәгәч, ул йортның ник кирәге булды соң? Йортсыз-җирсез булса, хатын-кыз өчен хәерлерәк кебек килеп чыга түгелме соң? Үзебез үлгәнче, кызыбызны җүнле кешегә тапшырып калдырасы килә дә, тик моңа шушы зур йорт киртә булып торган кебек хәзер.
Миңниса.

Бәйле