Кайбер сүзләр ирләрнен ачуын кабартырга мөмкин, ә кайсы “иркә песи”гә әверелдерә ала. Әйдәгез, көчле затлар белән ничек аңлашырга кирәген ачыклыйк. //Үз өем//
Алар яратмый торган фразалар
• “Әйдә сөйләшәбез”, “Берәрни сөйлә әле”, — Ирләр- төгәл максат белән яшәүче конкрет кешеләр. Нәфис затларның “һавада очуы” аларны чыгырыннан чыгарырга мөмкин. Көчле затның сезнең белән сөйләшүен телисезме? Аңа кызык булган теманы тәкъдим итегез.
• “Ни турыда уйлыйсың?” — Бәлки, сез аның: “Әлбәттә, синең хакта, кадерлем,”— диюен котәсездер. Һич юк! Алай сорамагыз! Чөнки болай сорау- аның уйларын да контрольдә тотарга җыенганны аңлата, һәм мондый соравыгыз күп ирләргә ошамаячак! Ирләр хатын- кызларга караганда, сөйгәне турында азрак уйлый. Ә менә “акылсыз” соравыгызга: “Мин “Спартак” командасының яхшырак уйнавын көткән идем,”- дигән ихлас җавабы сезгә бер дә ошамаска мөмкин.
• “Син миндә үзгәреш сизмисеңме?” – Ирләр чынлап та хатын- кыздагы вак-төяк үзгәрешләргә игътибар итми, чөнки алар гүзәл затны тулы бер образ аша кабул итә һәм ярата.
• “Кибеткә барыйк әле! Әйдә, һавага! Минем иптәш кыз килә, аның алдында төксе йөрмә!” — Ирләр команда биреп сөйләшкәнне җене сөйми. Шушы ук фикерләрне матур итеп: “Минем синең белән кибетләргә барасым килә! Бүген дус кызым киләчәк, ә мин аңа сине “ачык йөзле, киң күңелле,”- дип мактадым,”— дип әйтеп карагыз әле, нәтиҗәсе үзен сиздерми калмас.
• “Син хәзерге минутта кая йөрисең?Кайчан кайтып җитәсең?” — ирләр мондый сорауларны ирекләрен кысу дип кабул итәчәк. “Кадерлем, эштә бик арытмадымы? Әгәр кичке ашны сәгать сигезгә әзерләп куйсам, син кайтуга суынмасмы икән?”— дип сорап карагыз әле.
• “Гүзәл бәхетле- аңа ире шәп машина алган. Ә менә Алсуның ире шундый оста бии! ”— Үз файдасына булмаган теләсә нинди чагыштыруга ирләрнең хәтере кала. Өстәвенә сезнең хакта: “Ул мине хөрмәт итми, бәяләми, яратмый,”- дип уйлый башларга мөмкин.
• “Ир була бел инде: шкафны күчер, акча тап!”— бу — аны бик зур түбәнсетү! Димәк сез аның баһадирлыгыннан шикләнәсез.
• “Син мине яратасыңмы?”— ул үзен сорау алудагы кебек хис итәчәк. Ирләрнең күпчелеге өчен хис, ярату сүз белән түгел, эш- гамәл белән “үлчәнә”. Әгәр ул сезнең янда, янәшәдә икән, димәк хисләрен исбатлатып, тагын сорау- урынсыз.
Ирләрнең йөрәген әсирлеккә ала торган тылсымлы фразалар
• “Син чын баһадир! Батырым минем!”— бу сүзләр ирләрне канатландыра. Бөтен көчле затлар да үзен баһадир итеп санауларын тели.
• “Синең янәшәңдә мин бик бәхетле!”— Бу ирләрнең мин- минлегенә бәлзәм кебек!
• “Ничек барысын да оста башкарып чыктың?”— Аның сәләтенә, булдыклылыгына соклануыгыз сөйгәнегезне сезгә тагын да якынайтачак.
• “Синең янәшәңдә миңа шулкадәр рәхәт! Үземне таш дивар артындагы кебек тоям,” – Ирегезгә үзен яклаучы итеп тоярга бер шанс бу!
• “Бары син генә миңа ярдәм итә алачаксың. Моңа кадәр ничек синсез яшәгәнмен? Син мине күп нәрсәләргә өйрәттең”— Сез аның уңай сыйфатларын санап, сөендерәчәксез. Ирләр мондый сүзләрне үлеп ярата.
• “Син шундый тәмле ипи алгансың!”— Кибеттән гади генә ипи алу, мөһим түгел, әмма аларга булдыклы туендыручы роле бик ошый.
• “Мин сине шундый сагындым! Син шулкадәр кайгыртучан!”— Ирләр янәшәсендә үзенең хисләрен тойган, бәяләгән хатын кызны тагын да ныграк ярата.
• “Ә син хаклы!”— Нинди очрак булу мөһим түгел, ир кеше белән килешегез. Һәм ул да сезнең фикерне ишетми калмас.
“Ярата? Яратмый?” – бу сорауны ромашкага бирегез.
Темага бер мәзәк:
Күз яшьләренә коенып елаучы хатын иренә:
— Син битараф, хәтта минем ни өчен елавым белән кызыксынмыйсың. Әйтимме ник елыйм?
— Юк! Барыбер минем ул кадәр акчам юк!