Шушы берничә көн эчендә интернетта Бауман урамында Казан кызы белән французның “Авыл көе” татар халык җырын башкарулары бик күп “лайк” җыйган. Видеоны алып баручы, җырчы, вокал укытучысы Альбина Кармышева-Басыйрова урнаштырган. Ул чит милләт кешесенә шулай җайлы итеп җыр башкарырга үзе өйрәтә. //Tatar Today//
“Адам белән татар халык җырын җырлыйбыз. Әле Адамның Мадагаскардан татар халык биюен шәп итеп башкаручы йөри торган кызы да бар”, дип язган Инстаграмында Альбина.
–
–