Ураза тоткан кешенең нинди эшләре уразасын бозмый? Бу сорауга җавапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бирде.
Уразаны бозмый торган гамәлләр:
– сатып алыначак ризыкны татып карау;
– балага ризык чәйнәп бирү;
– күзгә сөрмә тарту;
– мисвәк белән тешләрне пакьләү;
– кан алдыру;
– сөлек салдыру;
– госел коену.
–
–