«Пәрдә төшә, тамашачылар тарала, ә кабат очрашулар – ахирәт залларында гына…» [уйлану]

-- Чулпан

«Тормыш дигән олы кырда Адаша язганым бар…» – дип язып калдырды якташым, күренекле шагыйрь Әхмәт абый Гадел. Исеме җисеменә туры килерлек итеп яшәп, биш вакыт намаз әһеле булып, дөньялыкны ахирәткә алыштырды ул. //Татарстан яшьләре//

Язмыш – гади генә яңгыраса да, адаштыра, саташтыра, төбенә төшеп җитмәстәй тирәнлектә яшеренгән, очып менеп тота алмастай биеклеккә үрелеп, галәмнәрне колачлаган, кеше аңы берничек тә аңлата алмаган, катлаулы, четерекле төшенчә. Тәкъдир, язмыш турында һәрберебез үзенчә фикерли, бәя бирә, ничек телибез, шулай сукалыйбыз. Тормыш сукмаклары кемнәрнедер хәйран биеклекләргә күтәрә, икенчеләребезне шулхәтле тирән чоңгылларга сала – адәм баласы үзен төпсез диңгезләргә чумгандай хис итә.

Урыс халкында “Жизнь прожить – не поле пройти” дигән әйтем бар. Дөньяда төрле хәлләр була, алдыбызда торган киртәләрне үз мөмкинчелегебездән чыгып узабыз. Кемнәрдер тормыш юлларында очраган күз иңләмәстәй биек тауларны очып кына чыгалар, икенчеләргә андый тауны бар көчләрен җыеп, сикереп үтәргә, өченчеләргә күп тырышлык һәм вакыт югалтып, урап узарга туры килә, ә дүртенчеләргә исә гомер буе сабыр итеп, тауга таба шуышырга кала.

Беренче төркемгә керүчеләр әй, сикерәләр, сызгыралар, алдыңны-артыңны карамасаң, “сатып” җибәрергә дә күп сорамыйлар. Әмма чебешләрне көзен саныйлар, ди мәкаль. Шапырынып, типтереп яшәүчене нинди гомер көзе көтә бит? Хәдистә болай язылган: “Дөреслектә һәрберебез ана карынында кырык көн орлык тамчысы булып, шул кадәр оешкан кан тамчысы булып, аннары шуның кадәр үк ит кисәге булып оеша. Аннары аның янына фәрештә килеп җан өрә. Аңа (фәрештәгә) дүрт төрле нәрсәне язарга боерыла: баланың ризыгын, гомер озынлыгын, эшләрен, бәхетле яки бәхетсез булачагын”. Ислам белгече, гыйлем иясе Әль-Газали: “Әгәр дә Аллаһы Тәгалә бу дөньяны ләззәтләнеп күңел ачулар өчен корган булса, Рәхимле, Рәхмәтле, Кодрәт иясе җир йөзендә адәм баласының югалтуларына, тән һәм җан җәрәхәтләренә, өметләрнең чынга ашмауларына ничек итеп юл куяр иде?” – дигән. Димәк, без дөньяга тамашачы буларак түгел, ә көрәшергә җибәрелгәнбез. Бил алышканда төрле хәлләр була, мәйданга җиңәм дип чыгасың, әмма сыртыңа килеп төшкәнеңне сизми дә каласың. Җәрәхәтләнәсең, алдагы җиңүләргә өмет тә бик аз кала. Ничә тапкыр егылып та, озак ятмый гына сикереп торып, кабат көрәшергә көч тапсаң – язмыш синең файдага эшли. Мәгәр торырга иренеп, күккә карап, киерелеп аунасаң, бәхетлеләр рәтеннән булып та, үз теләгең белән бәхетсезләргә таба борыласың дигән сүз.

Һичкайчан өметсезлеккә бирелергә ярамый. Шайтанның гына киләчәге юк, ә адәм баласына бу дөньяда барлык мөмкинлекләр дә бирелгән. Хак Тәгаләбез соңгы китабын бүләк итеп, соңгы пәйгамбәребез хәдисләрен калдырды. Язмышым шундый минем дип, сафсата сатып йөрсәң, дөньялыкта да, ахирәттә дә хәсрәттән башың чыкмас. Бар көчебезне бер йодрыкка туплап, алга барырга кирәк, тормышыбызның һәр мизгеле галәмнәр Хуҗасының күзәтүе астында. Аллаһ безне – колларын бар иткән икән, димәк, Ул безнең язмышыбызга битараф була алмый. Чөнки “күкрәк баласы анасына ничек якын булса, адәм баласы Аллаһка тагын да якынрак” (хәдис).

Язмышның яхшысы да, яманы да – Аллаһтан. Яшәешнең төп нигезе – өстеңә килгән авырлыкларга, бәлаләргә сабыр итеп, нигә алай, нигә болай түгел дип, канәгатьсезлек билгеләрен берничек тә күрсәтмәү. Тормыш дәрьясында искән салкын, ачы җилләр һәм үзәкләргә үтүче шыксыз, күз ачырмастай бураннар вакытында, эчебездәге җылылыкны саклап, Аллаһ биргән тормышыбыздан разый булып яшәсәк иде. Фанилыкта тигезлек юк: туган җир, ата-ана, алган тәрбия – һәрберебезнеке аерым. Бу дөньяның вакытлы күренеш икәнен истән чыгармый, күбрәк уңай гамәлләр кылып, изге Коръәнебез һәм пәйгамбәребезнең сөннәте күрсәткән юлдан тайпылмый алга барыйк. Авырлыклардан соң җиңеллек килә, ә кайчан, кайдан, ничек, дөньялыктамы, ахирәттәме икәнлеге бер Аллаһка мәгълүм.

Күңелсез уйлар белән башыбызны катырмыйк, кадерле вакытыбызны әрәм итмичә, уңай гамәлләр кылу белән мәшгуль булыйк. “Гамәл кылыгыз, һәр кешегә, ул ни өчен яратылган булса, шул эшкә ирешү җиңеләйтеләчәк”, – диелә хәдистә.

Тормыш ничек кенә китереп кысса да, тик ятмыйк, кулга һәфтияк-шәриф алып, берәр аять өйрәник. Кәеф юк, хәтергә берни сеңми икән, су буена барып, паркка чыгып һава сулагач, әти-әниләребезнең, якыннарыбызның хәлләрен белешеп, яраткан берәр эшебезгә алынып, шуның нәтиҗәсен күреп куангач, кулга кабат китап алып, Аллаһ сүзен ятлыйк. Көнгә бер җөмлә, кечкенә генә аятьне өйрәнсәк, күңел яраларын дәвалаучы табибларга ихтыяҗыбыз калмас, биш ел укып, утыз биш ел эшләгән тәҗрибәле психолог-невропатолог яныннан канәгатьлек хисе кичереп, итагатьле генә үтеп китәрбез. Күңел тыныч, бүгенге эшләр эшләнгән, иртәгә, бер атнада, бер айда башкарыласы гамәлләр планы корылган. Күз күрә, ә бит күрмәүчеләр дә бар, колак ишетә, ишетмәүчеләр дә күп, аяк-куллар хәрәкәттә, ә кемнәрдер – инвалид арбасында… Шулай булгач, нигә зарланырга? Хәдис бар: “Әгәр дә сезнең берегез иртән тыныч күңеле белән тәне авырулардан имин хәлдә торса, һәм аның бер көнлек ризыгы булса, дөнья аның каршына бөтен байлыклары белән килеп баскан шикелле булыр”. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип халкыбыз белми әйтмәгән. Туктамасак, югалмабыз, юлның гына турысын сайлый белергә кирәк.

Язмышларны язган “каралар кипкән, каләм ватылган”, һәммәбезгә күпмедер вакыт бүленеп, аны үтәргә көч-куәт, акыл-зиһен бирелгән. Ислам тарихында икенче халифә Гомәр (р.г.) Кәгъбәне тәваф кылганда Хак Тәгаләдән күз яшьләре белән сорый торган булган: “И, Аллаһым! Әгәр Ләүхел Мәхфүздә минем хакта гөнаһ яисә ниндидер бәла, бәхетсезлек язылган булса, әзен дә калдырмый югалт аларны, Син генә теләгәнеңне сөртүче һәм ныгытучы һәм Синдә китапларның китабы – Ләүхел Мәхфүз. Миңа киләчәк начарлыкны – бәхеткә, муллыкка һәм гафу итүгә әйләндер”. Хәдистә болай диелә: “Адәм баласы эшләгән гөнаһысы аркасында өлешсез калырга мөмкин. Тәкъдирдә язылганны бернәрсә дә туктата алмый, чын йөрәктән Аллаһка ялварып кылган догадан башка. Гомерне бернәрсә дә алай озайта алмый, кылган изгелекләрдән башка”.

Заман ахыры бер Хак Тәгаләгә мәгълүм, кешелек үзенең тискәре гамәлләре белән аны тизләтүдә армый-талмый хезмәт итә, язмыш мәсьәләсендә дә сабырлыкны җуярга кирәкми. Җәһәннәмгә ашыкмыйк, һәрбер язмыш Аллаһы Тәгалә вәкаләтендә, төп мизгелләр язылган булса да, соңгы карар Аллаһтан. “Аллаһ үзе теләмәгәнен (искергән кагыйдәләрне) юк итәр, теләгәнен бар кылыр. Барлык китапларның китабы (китапларның анасы – Ләүхел Мәхфүз) Аның янындадыр”. (Рәгыд сүрәсе, 39 нчы аять).

Шуңадыр да, бик күп уйладым, язмышкайны бар яктан карадым, күрдем, капшадым, тирләдем, пештем, гомерем буе өйрәндем, әмма ләкин язмыш турында сезләр нәрсә беләсез – шуларга өстәрдәй бер мыскал яңа фикер дә тудыра алмадым газиз башкайларымда.

Җырчы сәхнәгә чыккач, җырламый булдыра алмый, тормыш җырын никадәр сыйфатлы башкарсак, алкышларын бакыйлыкта алырбыз. Бик күп нәрсәләр үзебездән тора, язмышлардан узмыш юк, әмма калышмаска кирәк. Бәхетсезлек мөһере сугылып та, бәхетле булып яшәүчеләрдән үрнәк алып, гармунга кушылырга өлгерми калсак, каушамый гына дөнья көен үзебезгә көйләп, сәхнәдән башкарган җырыбыз өчен үкенми китәргә кирәк, чөнки пәрдә төшә, тамашачылар тарала, ә кабат очрашулар – ахирәт залларында гына.

Рәсүл ГӘРӘЕВ. Мамадыш районы, Шәмәк авылы.

Бәйле