Алия һәм Разил Вәлиевләр: «50 елның ничек үткәнен сизми дә калдык!»

-- Чулпан

Алия һәм Разил Вәлиевләр гаиләсе быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырыла торган «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды. //Татар-информ//

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев ныклы гаиләнең нигезе ир белән хатынның рухи уртаклыгы дип саный.

Вәлиевләр гаиләсе быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар бергә гомер иткән матур гаиләләргә тапшырыла торган «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды. Разил Вәлиев һәм Алия Вәлиева илле ел бергә гомер иткәннәр.

Бәхетле парларны «Казан» гаилә үзәгендә тәбрикләделәр.

“Мин алдыма бер максат куеп яшәргә тырыштым. Бабай да, әти дә әйтә килделәр: “Алдыңа максат куеп яшә, максат куймасаң, бу карурман кебек катлаулы дөньяда адашып, вакытыңны юкка үткәрәчәксең”, — диделәр. Минем шагыйрь булам дигән максатым бар иде һәм шушы юлдан бардым. Гаилә мәсьәләсендә дә уңга-сулга икеләнеп йөрү теләгем юк иде. Өйләнгәнче уйла! Өйләнгән икәнсең – яшә! Уңга-сулга йөри башласаң, гаиләңдә тәртип булмый, — диде «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале яңа лауреаты Разил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесе гаилә бәхетнең рецептын сорагач.

“Мин үземне уйлап өйләндем дия алмыйм. Әмма беренче көннән үк Алиянең нинди кеше икәнен аңларга тырыштым. Миңа аның әдәбиятка бик якын кеше булуы ошады. Аның белән танышкач, туганнары турында да, туган ягы турында да сорашмадым, без Бальзак турында сөйләштек, — дип үзенең мәхәббәт тарихының серләрен ачты халык шагыйре. — Алия белән торакларыбыз янәшә иде. Безнең әдәбият институты тулай торагында атна саен иң атаклы шагыйрьләр иҗат кичәләрен үткәрәләр иде. Алия дә шунда йөрергә ияләшеп китте, ул тулай торакта мин дә яшим – миңа да ияләште”.

“Әгәр дә кешенең уртаклашыр фикере юк икән – тормыш мәшәкатьләре генә берләштерә алмый, — дип дәвам итте ул. — Ниндидер бер хыялый рухи уртаклык булырга тиеш. Шунсыз гаилә булмый. Мин 20 яшемдә өйләнеп, 50 ел бер хатын белән яшәгәнмен икән, димәк, безне берләштерә торган уртаклыклар күп булган инде. Шулар булмаса, бергә яши алмаган булыр идек. Бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Институтта укыганда ук кызыбыз туды. Безне тулай торактан куып чыгардылар. Мәскәү читендә яшәдек, эшләп укыдым һәм бу бик зур сынау булды. Шуны җиңеп чыгу киләчәк тормышта ярдәм итте. Авырлыкларны бергә җиңдек: миңа авыр булганда – Алия булышты, Алиягә авыр булганда, мин булыштым. 50 елның ничек үткәнен сизми дә калдык”.

Сүз уңаеннан, Разил Вәлиев үзенең Алиягә беренче бүләк китабы “Русча-татарча сүзлек” булуын искәртеп узды. “Чөнки аның татарчасы бик тә чамалы иде. Аңа — татарча, миңа русча өйрәнүне максат итеп куйдык. Ул хәзер миннән дә артыграк татар булып китте, ул бик милләтпәрвәр шәхес”, — диде Разил Вәлиев үзенең тормыш иптәше белән горурланып.

Бәйле