Чит баланы үзеңнеке итеп күкрәгеңә кысып буламы? Дания Гыйләҗева була ди. Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче бу ханым бер түгел, ә алты үксез баланы кочагына сыендыра алган. Баксаң, башка берәү ташлап калдырган балаларны яратырга да, кочарга да, хезмәткә дә өйрәтергә була икән. //Ватаным Татарстан//
“Бу бит – безнең малай!”
Дания ханым полициядә хезмәт итә. “Бервакыт балигъ булмаган балалар белән эшләдем. Шул чакта еш кына авылда урнашкан балалар йортына йөри идем. Эш белән киләм дә китәм. Барысы да гадәти хәл кебек. Әмма бер керүемдә каршыма кечкенә генә малай йөгереп килде. “Әни, килдеңме?” – ди бу. Ә мин аңа артык игътибар да бирмәдем. Эшләремне тәмамладым, кайтып киттем. Бу малай онытылды. Ә ул онытмаган икән, – дип сөйли Дания ханым. – Озакламый янә шул балалар йортына барырга туры килде. Теге малаем мине күрүгә, яныма йөгерде. Бу юлы кочагыма алдым, сөйләшеп киттек. Шул вакыт гаҗәп нәрсә булды: аны үзебезгә охшаттым. Тәнемнән ток үткәндәй булды”.
Ул вакытта Гыйләҗевләр Әнисә исемле кызларын үстерә. Тәрбиягә бала алу турында уйлап та карамыйлар. Әмма матур малай турында Дания ханым иренә дә кайтып сөйли. Аны үзләренә алып кайту теләге бөреләнә. Әнәс абый исә, карышып тормый, шундук ризалаша. “Без алганда, аңа әле 4 кенә яшь иде. 2005 елны булды бу хәл. Барыбызга да кадерле кешегә әверелде. Янында йөгереп кенә йөрибез инде менә! Сабыйны әти-әниле итеп нинди зур савап эшләгәнебезне аннары гына аңладык. Моның өчен Аллаһы Тәгаләнең безнең кебекләрне бүләкләгәненә дә инандык. Өч елдан мин озак еллар көткән баламны алып кайттым. Шулай итеп, гаиләбездә Адел туды”, – дип искә ала хуҗабикә.
Бервакыт аның телефон номерына “Исәнмесез!” дигән смс килеп төшә. “Кем бу?”– дигәнгә, “Дания Хәкимовна, минем сезгә кунакка киләсе килә”, – дигән җавап алына. Шуннан соң балалар йортына барып, әлеге малайны берничә сәгатькә үзләренә алып кайталар. “Башта ике сәгать утырды, икенче көнне озаграк торды. Өченче көнне карыйм, малаем киемнәрен кыстырып килгән. Бер атна дигәндә, уку китапларын ташып бетерә язды. Без бу баланы да алдык. Шуннан соң бераздан ике кыз яныма килде. “Безнең дә сезгә барасыбыз килә”, – ди болар. Нәрсә дип әйтмәк кирәк?! Үзләре киләбез дип торалар бит. Аларның туганнары да бар булып чыкты. Башта берсен, аннары икенчесен алдык. Өченчесен алып кайткач, ятимнәр йорты директоры белән барып сөйләштем. Без алты туганны аермаска булдык”, – ди Дания ханым.
“Әниләре исән, килгәне генә юк”
Кыскасы, үзенең моңсу күзләре белән Дания ханымны әсир иткән малай, аның йөрәгендә мәрхәмәт уятып, тагын җиде ятимне әниле итә. Сабыйлар үз әниләрен дә беләләр икән. “Ул ерак яшәми. Әмма никтер алар белән аралашмый. Бала алганда әнисе барын белеп алдык. Аралашырлар, каршы килеп булмас дип тә уйладык. Ни дисәк тә, сабыйга үз әнисе газиз, якын, кадерле була инде ул. Бер ел ярым вакыт узды, әлегә кадәр ул ханымның балаларын күрергә килгәне юк. Ул аларны таба да, үстерер мөмкинлегем юк дип, үзе балалар йортында калдыра икән. Башта бер елга гына гариза яза да, аннары алар хакында бөтенләй оныта. Сабый күңеле ачу саклый белми, үпкәләми. Безнекеләр дә үз әниләрен якын итәләр. Тик әниләре генә алар янына килми”, – ди мәрхәмәтле ана.
Балалар бу йортка килеп кергәч тә, Әнәс белән Даниягә “әти, әни” дип эндәшә башлый. “Бу сабыйлар безне бик яратты. Бөтен сүзне тыңлыйлар. Төрле холыклысы бар, әлбәттә. Барысын да аңлатырга тырышабыз. Эшемдәге гыйбрәтле хәлләрне дә сөйләп күрсәтәм. Алай итмәгез, болай эшләгез, дип киңәш бирәм. Бала тәрбияләгәндә төрле хәлләр була ул. Бу балаларны үземнекенә һәм кешенекенә бүлмим. Барысын да тигез күрәм. Олы кызым, гаилә корып, Казанда яши. Оныгым да бар инде. Ишле булгач, ял да күңелле, эшне дә тиз эшлибез”, – ди хуҗабикә.
Дания ханым Норлат зонасында участок инспекторы булып эшли, полиция майоры. Эше җырлап-биеп йөри торган түгел. Кырыс та булырга туры килә. Күбрәк ирләр башкара торган эштә эшли бит. Ә өенә кайтуга, сабыйлары аны нечкә күңелле, бала җанлы, сөйкемле, мәрхәмәтле әнигә әйләндереп куя. “Әле тагын бер хыялым бар – кечкенә генә кызчык аласым килә, – ди ул. – Физик мөмкинлеге чикләнгән сабый булса да, алам әле. Инвалид баланың да әти-әниле булырга хакы бар. Әгәр вакытында дәваласаң, тиешле даруларын бирсәң, табибка йөртсәң, иң мөһиме – җан җылысы бирсәң, теләсә кемгә ярдәм итеп була”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА