28 февраль Мәскәүдә беренче тапкыр Болгар радиосы III милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Без анда ниләр булуын белергә тырыштык.
Болгар радиосы премиясендә популяр, халык яраткан дип табылган татар җырчы-арстистлары һәм алып баручылары Мәскәүдә сәхнә тотты. Кайберләре беренче тапкыр Русия башкаласындагы җиде меңлек тамашалар залын күрде.
Казан егетләре тамашачылар янынан үтә
Артистлар исемлеген саный китсәк, Хәния Фәрхи, Зәйнәп-Зөфәр, Габделфәт Сафин, ИлСаф, Радик Юльякшин, Сиринә Зәйнетдинова, Алинә Давыдова, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Азат Абитов, Артур Шөгаепов, Рузилә Хәйретдинова һәм башка җырчылар бар. Казаннан барлыгы (биюче, ярдәмче, ансабльләр, җырчылар, алып баручылар) 300ләп иҗат кешесе Русия башкаласына юл тота.
Алып баручылар
Илсаф һәм Радик Юльякшин
Артур Маузер саксофонда милли моңнарны оркестр белән уйнады.
Мәскәүдәге зур татар концертында алты меңләп тамашачы җыелды.
Марсель Вәгыйзов һәм Филүс Каһиров
Данир Сабиров гадәттәгечә үзенчә шаккаттырды.
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем чыгышлары биючеләр белән бизәлде.
Мәскәүдә Болгар радиосы премиясе алучылар Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем сәхнәдән хисләнеп, очынып чыктылар.
Тантана азагы «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Күмәк фото