«Очрашудан соң берничә көн үтүгә әни үлде. Инфаркт…» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Хатыным белән 25 ел гомер иткәч, мин кеше арасына бүтән хатын белән чыктым. Җефетем үзе шулай киңәш итте. //Татарстан яшьләре//

– Мин бит беләм, син аны яратасың, – диде ул. – Гомер кыска, шуңа күрә аның белән булырга да вакыт тап.

– Мин сине яратам! – дидем мин, киреләнеп. – Беләм, әмма син аны да яратасың. Һәм бу бик күркәм күренеш. Моны белү минем сиңа булган хисләремне көчәйтә генә!

Хатыннар алар һәрвакыт хаклы. Ә бу очракта бигрәк тә, чөнки хатыным: “Син аны яратасың”, – дигән кеше – минем әнием иде. Ул моннан 19 ел элек тол калып, ялгызы гына яши иде. Киеренке эш, хатын, өч бала – шушы сәбәпләр аркасында мин әнинең хәлен белергә бик сирәк барам, елына бер-ике тапкыр гына сугылып чыга идем.

Кич белән мин әнигә чылтыраттым һәм иртәгә бергәләп кинога барып килергә, берәр җиргә кереп, капкалап чыгарга тәкъдим иттем.

– Нәрсә булды, бер-бер хәл килеп чыкмагандыр бит? – дип сорады ул, пошаманга төшеп. Ана кеше шундый бит инде: вакытлы-вакытсыз чылтыратсаң да, сүзеңне көтелмәгәнчә башласаң да, аның башына әллә нинди уйлар килә.

– Минем сине күрәсем һәм иркенләп сөйләшеп утырасым килә – бары шул гына, – дип тынычландырдым мин аны.

Җомга көнне эштән соң әнине алырга кергәндә мин, нишләптер, дулкынлана идем. Әйтерсең лә, беренче очрашуга килдем. Миннән дә бигрәк әни дулкынланган булып чыкты. Мин килеп кергәндә ул инде киенеп бетеп, ишек төбендә басып тора иде. Шунда ук күзгә ташланды: парикмахер янына кереп, чәчен ясатып чыккан. Өстендә туйларының еллыгын әти белән бергә соңгы тапкыр үткәргәндә кигән күлмәге. Үзе елмая, йөзеннән җылы нур бөркелә.

– Мин ахирәтләремә улым белән очрашырга барам дип әйттем, – диде ул. – Алар бик шатландылар һәм хәзер зур түземлек белән көтәләр.

– Нәрсәне?

– Синең белән ничек күңел ачканыбызны иртәгә тәфсилләп сөйләп бирүемне.

Без урта кул гына, әмма бик җыйнак һәм уңайлы ресторанга киттек. Әни зур түрә хатыны кебек минем белән култыклашып керде. Өстәл янына утырышкач, мин аңа менюны кычкырып укый башладым. Вак хәрефләр белән язылганлыктан ул әни укырлык түгел иде. Кабымлыклар исемлегенең яртысына җиткәч, башым күтәреп карасам – әни наз тулы карашын миңа төбәгән, ирен читләрендә –моңсу елмаю.

– Син кечкенә вакытта менюны сиңа мин кычкырып укый идем, – дип куйды ул.

– Димәк, хәзер сиңа шул бурычны кайтарыр вакыт җиткән, – дигән булдым мин, шаяртып. Кичке аш вакытында без әни белән 20 ел буе күрешмәгән кешеләр кебек бик тәмләп гәпләштек. Ул миңа үзенең тормышы турында сөйләде, мин аңа үземнең тормышымны бәян иттем. Шулкадәр мавыгып киткәнбез, сәгатькә карасак, кинога соңга калганбыз булып чыкты.

– Минем теге ресторанга синең белән тагын бер тапкыр барасым килә, – диде әни, мин аны өенә илтеп куйгач. – Тик бу юлы сине үзем чакырам. Ризамы шуңа?

Мин ризалык бирдем.

– Йә, очрашу ничек узды? – дип сорады хатын, мин әйләнеп кайткач.

– Искитмәле, мин болай булыр дип күз алдыма да китермәгән идем.

Берничә көннән әни үлде. Инфаркт. Бу шулкадәр тиз булды ки, мин берни дә эшләргә өлгермәдем.

Ә тагын берничә көннән әнидән хат килеп төште. Конверт эчендә без аның белән утырган ресторанга алдан акча түләп куелганлыкны раслаучы чек күчермәсе һәм әни кулы белән язылган кош теле кадәрле генә хат бар иде: “Кичке аш өчен мин алдан түләп куйдым, әмма барып булмастыр кебек. Күңелгә шулай тоела. Әмма мин барыбер ике кеше өчен түләдем – хатының белән барырсың. Теге кичнең минем өчен ни-нәрсә булуын син беркайчан да бәһаләп бетерә алмаячаксың. Мин сине яратам!”

Бәйле