Кешелек дөньясы соңгы көннәрдә тарих битләренә тагын бер зур канлы тамга сызып куйды: Азиядәге Мьянма дәүләтендә Аракан суешы дип аталган вәхшәт килеп чыкты. Шул төбәктә гасырлар буе яшәгән һәм ислам динен тотучы рохинджа дип аталган халык канга батырылды, 3 меңнән артык мөселман хатын-кызы һәм балалар, тыныч халыкның башка катлаулары рәхимсез рәвештә үтерелде. //Ватаным Татарстан//
Әлеге вакыйгадан соң социаль челтәрләрдә бик күп фото һәм видеофактлар таратылды, арада фейклар да күп. Ялган фото һәм видео үрчетүнең максаты да аңлашыла башлады: ниндидер көчләр Бангладеш белән Мьянма чиге арасында яшәүче җәберләнгән халыкның фаҗигасен яшерергә, аны булмады, ялган хәбәр дигән тәэсир тудырырга омтылды. Дөресен генә әйткәндә, рохинджа кавеменең җәберләнүе инде күптән бара. Өйләреннән куу, торакларын яндыру, мәзлүмнәрне үтерүләр бер генә тапкыр оештырылмады. Халыкара җәмәгатьчелек бу фактларга тиешенчә игътибар итмәде, күз йомарга тырышты. Тик инде ерткычлык күренешләре күрмәмешкә салышудан узган иде.
Россиянең мөселман активистлары, аерым алганда, адвокат Морад Мусаев Мьянмага барып кимсетелгән халыкның хәлен җиңеләйтергә, аның проблемаларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә омтылды. Мусаев әйтүенчә, быел җәй буе Мьянмадан хәвефле хәбәрләр килеп торган, яшь егетләр юкка чыгу, картларга һөҗүм итү, кавемнәр арасындагы бәрелешләр саны арткан, мәчетләрне һәм мәктәпләрне җимерү гадәткә әйләнгән, полиция хезмәткәрләре мөселманнарның өйләренә туктаусыз һөҗүм итеп торган, бер сәбәпсез кулга алулар ешайган, кулга алынганнарны йолу өчен зур күләмдә ришвәт соралган. Кыерсытылуларның саны чиктән ашкач, рохинджаларның сабыр савытлары тулып ташыган, берничә дистә кайнар башлы кавемдәшләр кораллы көрәшкә күтәрелгән, чик буе полициясенә август аенда зур югалтулар салынган. 1948 елда оешкан күпчелек халкы будда динен тотучы Мьянма (Бирма) составына үз теләкләреннән башка кертеп калдырылган рохинджа халкы дистә еллар буе алып барылган геноцидка шул рәвешле чик куярга теләгән. Геноцидның масштабын күз алдына китерү өчен, саннарга күз салыйк. Дистә еллар элек Берләшкән Милләтләр Оешмасы рохинджаларның саны 4 миллион булса, бүген алар 1 миллион тирәсе генә.
Мьянмадагы Аракан конфликты кискенләшкәч, БМОда махсус резолюция кабул итәргә омтылыш булды, тик Рейтер агентлыгы бу резолюциягә Кытай һәм Россия вето салдылар дигән хәбәрләр таратты. Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Захарова бу хәбәрне фейк дип белдерде. Фейк яңалыкларның бүгенге көн сәясәтендә зур урын алып торуы сер түгел, шуңа күрә хакыйкать сызыгының каян үтүен аңлау да кыен. Бер генә нәрсә ачык: ниһаять, Мьянма иттурагычы зур сәясәтнең эре калибрлы тупларын хәрәкәткә китерде, вәхшиләрне яклау позициясен алу стратегик яктан уңышсыз була башлады.
Аракан тегермәнендә тартылган язмышлар Россия мөселманнары арасында аеруча зур протест һәм рәнҗетелгәннәр белән теләктәшлек дулкыны кузгалтты. Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров үзенә генә хас харизма белән Мьянма башкисәрләренә мөнәсәбәт турында: “Әгәр Россия җинаять эшләүче шайтаннарны якласа, мин Россия позициясенә каршы”, – дип әйтеп ташлады. Рамзанның сүзләре аның белән Путин арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә теләүчеләрне учларын уарга этәрде, хәтта ике җитәкчене чәкәләштерергә теләүчеләр барлыкка килде. Чит илдә очрашулар алып баручы Россия Президенты бу теләкләргә дипломатик рәвештә чик куйды, теләсә кайсы гражданинның, шул исәптән төбәк җитәкчеләренең дә мондый мәсьәләләрдә үз позициясе була алуын искәртеп, Аракан фаҗигасе уңаеннан ясалган белдерүне Россиядә сәяси тетрәү дәрәҗәсенә җиткерергә теләүчеләрнең авызын томалады. Кадыйров та дипломатик чигенү ясады, сүзләре журналистлар тарафыннан бозып күрсәтелүен әйтте, Мьянма мәсьәләсендә Россиянең позициясе Чечня лидерыныкы шикелле үк икәнен аңлатты.
Мәскәүдә мөселманнарның Мьянма илчелеге каршында оештырылган күпмеңлек протест митингы Россия оппозициясенең шовинистик лидеры Навальныйның кытыгына тиде, ул митингта берәүнең дә полиция тарафыннан кыйналмавы һәм кулга алынмавы уңаеннан эче пошуын белдерде. Мөселманнар бакчасына таш атарга теләүчеләр Россия мәгълүмат кырында тагын да табылды, вәхшәт уңаеннан протест белдерү һәр намуслы һәм аек акыллы кешенең табигый халәте икәне онытылды. Рус оппозициясенең мөселманнарга мөнәсәбәтен дә, нахакка кеше үтерүләргә һәм гаепсезгә рәнҗетүләргә карашын да ачып салды әлеге вакыйга. Югыйсә үзен гаделлек көрәшчеләре дип атаучы россияле оппозиционер-гыйсъянчылар, хак юлдан атласалар, мәзлүмнәрне яклап, мөселманнар белән бер сафка басарлар иде. Ә болай үзләренең карагруһчыл асылларын, битлек астындагы расачыл һәм шовинист йөзләрен генә ачып күрсәттеләр.
Аракандагы фаҗига зур сәясәтнең эре лидерларының да йөзләрендә нинди чалымнар булуын күрсәтте. Гадәттә демократия дип, кеше хокуклары дип амбразурага ташланырга әзер торган көнбатыш лидерлары авызларына су капты. Бары тик моннан берничә ел элек Израиль җитәкчесенең йөзенә бәреп: “Балалар үтерүче”, – дип халыкара җәмәгатьчелек алдында ярсып әйткән кабатланмас Эрдоган гына үз амплуасында калды, Мьянма вәхшәте уңаеннан берьюлы барлык чаңнарга да какты: БМОга мөрәҗәгать итте, Ислам конференциясенә керүче илләр лидерларын уятырга тырышты, Мьянманың тышкы эшләр министры белән телефон аша элемтәгә чыкты. Бу юлы да фейкларсыз гына булмады, астыртын көчләр: “Эрдоган Мьянмага төрек гаскәрләрен җибәрәм дип әйтте”, – дигән ялган хәбәрләр таратылды. Бу юлларны язар алдыннан Индонезия тышкы эшләр министрының хаксызга рәнҗетелгән рохинджа халкын яклап сөйләшүләр алып бару өчен Мьянмага килүе мәгълүм булды. Боз урыныннан кузгалыр, үз Ватанында килмешәк дип игълан ителгән кавем якланыр, аңа элементар дәрәҗәдә булса да куркынычсызлык гарантияләнер дигән өмет уянды.
Мьянма вакыйгасы уңаеннан Россиядә будда динен тотучыларга һөҗүм итәргә чакырулар да ишетелгәләде. Мондый уйланмаган һәм башсыз-экстремистик фикерләр туа калганда да, аларны күңелеңдә бикләп калдыру хәерлерәк. Җир шары бик кечкенә, аның бер почмагында купкан дулкын икенче почмакта бик куәтле цунами китереп чыгарырга да мөмкин. Бер кавем дә икенчесеннән өстен түгел, бер дин вәкилен дә дине өчен генә эзәрлекләргә һәм җәзага тартырга ярамый. Куркынычсызлык өчен мөһим булган бу аксиома һәр кешегә бала чакта ук тәрбия белән салынырга тиеш югыйсә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин:
– Без һәрвакыт террорчылык һәм экстремизм очракларына каршы. Әгәр күрше илләрдә берәр нәрсә булса, һәрвакыт Эйфель манарасын матәм төсләре белән яктырталар. Әмма хәзер бу әйбер күзәтелми. Бу бит меңләгән кеше! Аларның каны Европа кешесенекенә караганда түбәнрәк бәяләнәмени? Кызганыч, Европа кешесенең гомере Азиядә яшәүченекенә караганда йөзләгән мәртәбә кыйммәтрәк санала. Европада бәйрәм вакытында корбан чалуны гаеплиләр. Шул ук вакытта Мьянмада меңләгән мөселманның хайван кебек суелуын күрмәмешкә салышалар. Бу ике төрле стандарт дип атала. Без кешеләрнең игътибарын бу проблемага җәлеп итәбез. Үзебезнең “Зәкәт” фонды аша акча җыеп, кешеләргә җиткерәсебез килә. Бангладеш чиге янында качаклар лагере бар. Без аларга ярдәм итә алырбыз дип уйлыйм. Мьянмадагы дин кардәшләребезне әлеге авыр минутларда якларга һәм шушы дәүләт өчен тынычлык, иминлек сорап дога кылырга тиешбез.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ