Җырчы Алинә Әхмәтшина балчыкка баткан бәрәңге ашый, ә Айгөл Рәхимова – лимон

-- Чулпан

Һәр кешенең үз сәерлеге бар, җырчылар да искәрмә түгел. //ТМТВ//

Мисал өчен Айгөл Рәхимова лимонны бернишләтмичә алма кебек ашый алуын белдерде:»Төнге уникедә лимон ашыйсым килеп уянырга мөмкин. һәм рәхәтләнеп аны кимереп утырам,» дип сөйләде ул.


Ә Алинә Әхмәтшина исә үзенең чи бәрәңгедән баш тартмавын әйтте: «Кечкенә чакта, бәрәңге алганда, кап-кара балчыкка баткан бәрәңге ашаганмын. Әни моны күреп шаккаткан, бәрәңге ашыйсы киләдер дип юып та биргән. Ләкин мин анысын ташлап, пычрагын алганмын. Бүген андый деликатеслар белән мавыкмыйм», дип елмайды җырчы. 

–
–

Бәйле