28 ноябрь Казанның Уникс залында «МЕҢ РӘХМӘТ!» исемле зур хәйрия фестивале үтәчәк! Әлеге чарага да санаулы көннәр генә калып бара! Билетлар сатуга чыкты. //Tatar today//
Әлеге чараның төп максаты – татар эстрадасы артистлары катнашкан фестивальдә җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына (Казан һосписына)тапшыру һәм популяр җырлар авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахмановка Башкортстандагы йортын төзекләндерергә ярдәм итү.
Катнашалар:
– АсылъЯр
– Фирдүс Тямаев
– Рәсим Низамов
– Гүзәлия һәм Хаким
– Илшат Вәлиев
– Гөлназ Сәфәрова
– Илназ Гарипов
– Ләйлә Дәүләтова
– Филүс Каһиров
– Гөлдания Хәйруллина
– Әсхәт (Дөбер-шатр)
– Лилия Муллагалиева
– Дилә Нигъмәтуллина
– Фәрит Мифтахов
– Нурбәк Батулла һәм Ислам Валеев
– Сәйдә Мөхәммәтҗанова
– Илнар Ялалов
– Гөлнара Габидуллина
– Айваз Садыйров
– Нурзадә