Интернет челтәреннән башка бүгенге яшәешебезне күз алдына китерү дә кыен. Берәр озак кына күрешми торган дустыңны, йә булмаса тиз арада кирәге чыккан танышыңны кайдан эзләп табыйм дип баш ватасы, азапланасы юк, ике кешенең берсе интернетта утыра бүген. Кем нәрсә генә язмый анда: берәүләр якынын бәйрәме белән котлый, берәүләр үтенеч, сорау белән мөрәҗәгать итә, икенчеләре исә соңгы яңалыклар белән уртаклаша, һәм башкалар, һәм башкалар… //Безнең гәҗит//
Бер көн шактый гына кызыклы да, кызганыч та бер язмага күзем төште. Аңлашылганча, бер гаиләнең дус тиешле кешесе язган иде аны. Ә язма түбәндәгедән гыйбарәт иде:
«Безнең гаилә дусларының тормышына күтәрә алмаслык кайгы килде: аларның көтеп алган беренче балалары тере гарип булып туды. Чарасыз булып, баладан тудыру йортында ук баш тарттылар. Чөнки аларның сәламәт бала табып үстерергә хаклары бар. Бу баланы тәрбияләргә мөмкинлекләре юк. Чөнки бала йөри алмаячак. Сез нинди фикердә? Без аларның бу адымын хуплыйбыз, дөрес эшләделәр, дип уйлыйбыз».
Әлеге язманы укыдым да, тирән уйга калдым. 9 ай буе күкрәк астында йөрткән балаңнан, бәгыреңнән өзелгән җимешеңнән, нинди булып тууына карамастан, ничек баш тартырга була – бу минем аңыма сыймый. Баш миемдәге генә түгел, тәнемдәге бар күзәнәкләрем белән каршы мин бу аяныч хәлгә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган шул сабыйдан баш тартып, ничек итеп җир өстеннән тыныч күңел белән атлап йөрмәк кирәк, зәгыйфь балаңның ими сорап шыңшуын уйламыйча, үзең түгәрәк өстәл артында ашап утырмак, кайдадыр астын юешләтеп, пычранып тилмергән нарасыеңны онытып, үзең җылы, йомшак түшәккә ятып йокламак кирәк?! Хайваннар да үз балаларыннан баш тартмый. Моның мисалында үзебезнең инде берничә ел элек өч бала китергән песиебезне үрнәк итеп куя алам.
Төнлә бер баласы идән ярыгыннан нигезгә егылып төшкәч, песиебез, аны коткарганчы, ярдәм сорап елап чыкты. Идән тактасын каерып ачарга туры килде. Ул баласы гарип булды, әмма, әнисе аны башка балаларыннан да ныграк яратып, ялап кына торды. Үләр инде, дигән песи баласы шактый еллар яшәде. Ана назы, ана җылысы әллә нинди тылсымнар тудырырга сәләтле шул!
Интернеттагы әлеге язма астына да үз фикеремне шушы рәвешле язып куйдым. Күпләр минем фикеремне куәтләде. Арада каршылар да булды, әлбәттә. Мине гарип бала тәрбияләп карарга чакыручы озын теллеләре дә очрады. Ә мин үз чиратымда бу миссияне инде күптән башкаруым турында (иптәшем белән балалар йортыннан гарип баланы алып, аякка бастырдык, Аллага шөкер!) шәрехләдем. Бик күп авырлыкларны җиңәргә туры килә, әмма бирешмибез. Күпме танышларым шундый ук гарип балаларын кеше итү өчен теше-тырнагы белән көрәшә. Бу чыннан да олы батырлык. Сәламәт бала кемгә дә кирәк. Гарип булып тугач, язмыш кочагына атаргамыни соң? Бәлки икенче, өченче балаң да шундый булып туар, кем белә… Бу дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, диләр. Димәк, үзебезгә язганны без намус белән азакка кадәр күтәреп барырга бурычлы. Хөрмәтле гәҗит укучылар ниндирәк фикердә икән?
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,
Азнакай шәһәре