«Никахны укый белгән һәркем укый ала. Аның кабул булуы кирәк»

-- Чулпан
Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, бу арада атна саен никах мәҗлесендә йөрибез. Шө­кер, бу бәйрәмнәрне дә зә­вык­лы итеп алып барырга, хәрам ризыктан башка уздырырга өйрәнеп барабыз. Мулла абзый киткәннән соң элегрәк никах табынына “яшел елан” менеп ку­нак­лаган, түбә­тәй­ләр­не онытып кайткан вакытлар да булды. //Ватаным Татарстан//
 
Дөресен генә әйткәндә, хәләл тамаша алып барырлык тамадаларыбыз да бар. Никах мәҗ­лесен алып баручы егет-кыз­лары­быз остарганнан-остара бара. Кунак­лар­ның күңелен кү­реп, мәгъ­нәле җыр-шигырьләр баш­карып, хәдис­ләр, Коръән сү­рәләрен сөй­ләп тә, яшьләрне никахлашу көне белән котларга була икән.
 
Никах күкләрдә укыла
 
Никах кайда укылырга тиеш? Бу сорау да соңгы вакытта еш бирелә. Никахка әзерлек эш­лә­ренә кереш­кәнче, кайда үткәрү мәсьәләсе килеп баса. Бу юлы да кияү белән кәләш берничә урынны белешкән­нән соң, өйдә укытыйк, ди­гән карарга килә. “Никах кыз өендә булырга тиеш, егет белән кызга никах укыган вакытта ишек-капкадан беркем йөр­мәсен”, – дигән сүз­ләр­не өл­кәннәр авызыннан ишеткән бар-барын. Хәзер кафе һәм мәчет­ләрдә никах укыту модага кереп китте. Заманча бизәлгән залларны дин йортларының үзендә ясый башладылар. “Соңгы вакытта гел кафеларда оештырган мәҗ­лес­ләрне алып барырга туры килде. Шыгырдан авылында гына никахларны өйдә укыталар. Бездә хәзер кыз өендә мондый мәҗлес үткәрү сирәк күзәтелә. Чынлыкта никах кыз йортында укылса, дөрес һәм хәерле була”, – ди 800дән артык хәләл туй алып барган җырчы Ильяс Халиков. Ул инде 6-7 ел хәләл мәҗлесләрне алып бару белән шө­гыльләнә. Мәчетләр­дә үткән никах күпләрдә каршылыклы фикерләр уята. “Өйлә намазына җыелган бабайлар күп вакыт никах тәмамлан­ганны көтеп тора. Игътибар итсә­гез, мәчеткә төрле кыяфәттә киен­гән кешеләр җыела башлый. Кәләш­нең кайчак күлмәгеннән бөтен гау­рәте кү­ре­нә. Никах укылып беткәч, кияү бе­лән кәләш, мөнбәргә басып, төр­лечә кыланып фотога төшә башлый. Күп очракта никахка килгән ку­наклар бөтен кешене этеп-төртеп йөри башлый. Никах ниндидер ямьсез бизнеска әйләнеп калды. Никахтан соң бу кешеләр ресторан-кафеларга китә. Мәчет­кә шулай килүнең әҗере каламы икән? Никах табынының савабы да булырга тиеш”, – дигән иде “Казан нуры” мәчетенә укырга йөрүче Диләрә ханым.
 
Никахны кем укырга тиеш дигәндә, монда һәркем юрганны үзенә тарта булып чыкты. Мәскәү­дәге бер дини үзәк әнә никахларны бары тик үзләрендәге дин га­лим­нәре укырга тиешлеген ис­кәрткән. Әтнәдә үткән никах мәҗ­лесендә Күңгәр авылы имам-хатыйбы Рубис хәзрәт Шакиров бу шик-шөб­һә­ләрне таратты. “Никахны укый белгән һәркем укый ала. Аның кабул булуы кирәк”, – ди ул.
 
Мәһәр хакы
 
Хәзрәт һәрбер сүзен йө­рәккә сеңдерерлек итеп җиткер­де. Мәҗлестәгеләрне үзенә каратып тотар өчен, аның кебек 40 ел мөгаллимлек итәргә кирәктер, мөгаен. Булачак ир белән хатынга гына түгел, никахлашу мәҗлесенә килгән һәммә кешегә дә башта дин дәресен укытты ул. Һәрбер әйтәсе фикерен дәлилләп күрсәт­те. Алай гына да түгел, өй эше дә бирде. Дин сабакларын бергәләп өйрәнегез, диюе булгандыр аның. Уртак гаилә тормышындагы күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертте хәзрәт. Ир белән хатынның хакы, бурычлары һәм мәһәр, калым һәм бүләк бире­шүне дә аңлатып күрсәтте. “Мә­һәр дигәнгә җиңел генә карарга ярамый. Мәһәр хакының аның үз бәясе, үз вакыты бар. Пәйгам­бәребез (с.г.в.): “Ха­тын-кызлар арасында иң хәер­лесе, бәрә­кәтлесе – мәһәре җиңел булган хатын-кыз!” – ди. Андый-мондый хәл була калса, хатын-кыз берүзе калса, аның кулында дүрт ай да ун көн яшәрлек малы булырга тиеш. Шушы мал – мәһәр күләме дә инде. Шул ук вакытта мәһәр үзара килешенеп тә алына. Аның чикләре билгеле түгел. Ләкин егет кешене уңайсыз хәлгә калдырмас, рән­җетмәс өчен, мәһәрне хатын-кыз акыл белән сорарга тиеш. Тыйнаклык кирәк. Казанда никах укыганда, бер кыз фатир сорады. Егет фатир бирә алмады, шулай уртак тормышка нигез салынмады. Никахта мәһәр булырга тиеш. Ир кеше мәһәрне бирми икән, ул Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ­лы. Мәһәр аның өстендә бурыч булып кала, – дип сөйли Күңгәр авы­лы имам-хатыйбы Рубис хәз­рәт. – Бездә гадәттә алтын алка, алтын муенса, алтын йөзекне мә­һәр итеп бирү гадәткә кереп бара. Мәһәр­нең бәясе дә алтын белән бәяләнә. Мәһәрдән тыш ир хатынына тагын бүләк әзер­ләргә тиеш. Шул ук вакытта кияү кеше әби-бабайга да бүләк әзерли”.
 
Кайбер тарихи чыганаклардагы мәгълүматларга күз төшерсәк, мәһәрнең төрлечә бәяләнүен күрәбез. Киров өлкәсе Иске Пенә­гәр авылы имам-хатыйбы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов 1852 елның 16 гыйнварындагы никахландыру метрикәләреннән менә ниләр укып күрсәтте. “24 яшьлек Мөхиб­җамал 21 яшьлек Хө­рәм­шә Гыйззәтулла улына никахландырылганда мәһәр мөсәмме йөз җитмеш биш сум. Хәзердә бер ат белән 14 арбалы арыш ки­бәне йөз ун сум. Калганны мәзкүрә Мөхиб­җамал сораган вакытта кияү булучы Хөрәмша Гыйззәтулла улы бирәчәк булып кул куйдым. 1896 елның 22 февра­лендә 21 яшьлек Бибикадичәнең 21 яшьлек Габдрахманга барганда мәһәр мөсәм­ме йөз тәңкә. Хәзердә илле тәңкә. Әүүвәл әдрәс (8 тәңкә) кашага (2), басма (2), уку (5), кәҗи (3), шәл (5), сандык (3), читек (2), яулык (2), 3 төрле ситсы (10 тәңкә), 9 тәңкә акча, калган илле тәңкә мәһәрне мәзкүрә Бибикадичә сораган вакытта”, – дип язылган.
 
Мәһәр бүген никахта кияү тарафыннан бирелгән бүләк кебек кенә кабул ителә. Мәһәр итеп бирелгән бүләкне сатып кына өч-дүрт ай яшәп булмый. Иң мөһиме, төзек һәм озын гомерле никах булсын. Никах укытып яшәү ул – Аллаһының ризалыгын алу дигән сүз. Яңа тормыш башлау өчен моннан да зур фатиха юк.

Бәйле