– Кайын һағызы һатам! Кайын һағызы! Алығыз, ағай!
…Кышкы салкын көн булуга да карамастан, Өфенең Салават Юлаев һәйкәле янына чыгып басып, әнә шулай кычкырып торган сатучы яныннан болай гына үтеп китә алмадым.
– Ничә сум тора сагызыгыз? //Безнең гәҗит//
– Илле һум. Алаһығызмы?
…Минем иллелеккә алмашка бирелгән коңгырт төстәге, рәвеше белән сумалага охшаган нәрсәне авызга салам. Бу сиңа кибет сагызы түгел икән – каты, болай гына чәйнәп китәрмен димә! Белер-белмәс нәрсә чәйнәп, тешсез кала күрмим, дип, «сумаланы» яңак белән теш арасына күчереп, кәнфит капкан кебек тәмләп кенә тора башладым.
– Нәрсәдән ясала дисез – каеннанмы? Ничек ясыйсыз инде сез моны? – дим, сатучы егетнең каршысына ук чыгып басып.
– Мин сезгә бер әйбер сөйлим. Элегрәк әбинең сөйләгәннәреннән чыгып, каен сагызы ясаганнарын, ул бик файдалы әйбер була икәнен белә идем. Ә менә берничә ел элек үзем кайната башладым моны. Ник дигәндә, эчке органнарым авырта башлады: нәрсә генә ашасам да, саруым кайный, эчәкләрем тыгыла, ашказаным авырта. Ашасам да шул ук хәл, ашамасам да. Болай озак йөреп булмас, дип, табибларга бардым. Өфедә дә йөрдем, башка шәһәрдәге табибларны да әйләнеп чыктым – ярдәм итә алмадылар. Вакытлыча гына хәл яхшырган кебек була да, кабат башлана. Өметсез шайтан гына, диләр бит, акрынлап имче карчыкларга күчтем… Саулык артыннан йөри торгач, бер тиенсез калдым. Урын өстенә яткач, даруга акча соранып йөрмәскә дип, халык медицинасына мөрәҗәгать итәргә булдым. Безнең әби-бабайларны карагыз сез: элек бит табибларга бару, дарулар эчү дигән нәрсә гел булмаган, ә кеше бөтен чиреннән дә дәва тапкан. Йә ул үләннәр белән дәваланган, йә үзе белгән берәр ысулны сынап караган. Электән башкортлар арасында каен агачының тузыннан сагыз кайнатып чәйнәү гадәте булган. Тукта әле, бу бит эч авыртуларыннан бик яхшы дару дип сөйлиләр, чәйнәп карыйм әле, дидем. Аптекада мондый сагызлар юк – аны кайнату бик авыр эш ул, шуңа үземә эшләп карарга туры килде. Аллага шөкер, терелдем. Ә үзем, югыйсә, яшәү белән үлем арасында калган идем. Шуңа күрә хәзер бу сагызны башкаларга да тәкъдим итәм.
Үзен Кояшбулат Күчәрбаев дип таныштырган сатучының кыйссасын тыңлап торган арада, авыздагы сагыз да эреп, йомшара төште. Аннан сумала катыш сөт тәме дә килә иде.
– Бу сагызда бер төрле сөт тәме дә бар, әллә сөттә кайнатасызмы моны?
– Сөт түгел ул, май тәмедер. Бу сагыз ничек ясала? Каен билгеле бер вакытта, гадәттә язын – май айларында туз бирә башлый. Шул вакытта урманга барып, сак кына каен тузы җыеп кайтам. Әгәр дә тузны дөрес итеп җыйсаң, ул вакытта агачка зыян китермисең – ул корымый. Иң мөһиме: балта белән кайрысына чабарга ярамый, ә өске ягыннан тузын гына җыеп алган очракта, әгәр кайрысы җәрәхәтләнмәсә, каенга берни булмый. Шушы тузларны чайкатып, тетеп, ягъни үтә күренмәле диярлек катламнарга аерып, төбе каймаклы май (сливочное масло) белән майланган чуен савытка саласың. Май сагызны йомшарта, тәмлерәк итә. Чуен казан дигәннән, савыт сайлаган вакытта, хата җибәрергә ярамый. «Әй, ярамаган тагын», – дип, корыч, тимер, яки алюминий савытларга салып кайнатасың икән, сагызың килеп чыкмаячак. Бары тик чуенда гына пешерергә ярый бу сагызны. Казанны учакка куеп, каймаклы май кушып, савытның өстен ныклап каплыйсың. Капкачы өстенә берәр авыррак гер дә утыртып куям әле мин – һава кереп тормасын. Шушы юка гына итеп тетелгән тузлар, билгеле бер вакыттан соң, акрынлап эри башлый. Бераздан, ябышып китмәсен өчен, аңа кабат май салып бутарга кирәк. Сез сөт тәме килә, дидегез бит – әнә шул май тәме инде ул. Вакыт-вакыт савытның капкачын ачып караштырабыз, әмма сак булырга кирәк: туз эрегән вакытында капылт шартлый, янып та китә, шуңа күрә минем янымда һәрвакыт бер иптәш һәм чиләге белән су тора. Бик куркыныч эш бу, сак кына эшләргә кирәк. Берничә сәгать кайнаганнан соң, үзләнеп, аннан сагыз барлыкка килә. Бу сагызны ясау өчен тузларны Башкортстанның Күгәрчен районыннан җыеп килдем. Тумышым белән үзем шуннан мин, – дип сөйли Кояшбулат.
«БАЮ ӨЧЕН ЭШЛӘМИМ»
Үзе ул тузларны яшьрәк каеннардан җыярга тырыша. Артык карт та булмасын, яңарак үсеп киткәне дә. Бу эштә туз җыя белү – иң мөһим әйберләрнең берсе, дип аңлата егет. Әмма сагызны кайнаттым да, шуның белән эш бетте инде, дип уйлау да дөрес түгел икән.
– Әле шул сыекчаны билгеле бер формага кертеп, сатуга да чыгарасы бар бит. Сагыз кайнаткан казаныңны базар уртасына китереп куеп, кирәк кадәрен үзегез тешләп алыгыз инде шунда, дип булмый, – ди әңгәмәдәшем, әмма сагызларын ничек билгеле бер формага кертүен сөйләп тормады. «Алайса, сатуга сагыз чыгарам дип, белер-белмәс килеш урманга балта күтәреп чабучылар артыр», – дип аңлатты ул моны.
Махсус карап тордым – Кояшбулатның сагызларын алучылар бик күп! Кемдер: «Кечкенә вакытта безгә дә әниләр ясап бирә иде, бик яратабыз каен сагызын», – дип алып китә, икенче берәүләр: «Моны чәйнәгәндә бер кашык каймак та кабып куйсаң, сагызыңнан каймак тәме тагын да көчлерәк киләчәк, һәм бу тәм бик озакка барачак», – дип серен чишә.
– Кояшбулат, каен сагызы саткан акчага гына яшәп буламы?
– «Бисмилла»ңны әйтсәң – була. Мин хәзер бөтен вакытымны шушыңа гына бирәм – башка эш белән шөгыльләнмим. Тик шунысы бар – күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Икмәк басалар бит, шуның кебек бу. Җаныңны, тәнеңне, вакытыңны биреп эшләсәң, ул татлы, матур, тәмле килеп чыга. Илле сум – ул хезмәтемә карап куелган бәя генә, ә болай мин моны баеп китәр өчен дип сатмыйм, минем кебек авыручылар булса, савыксын – шул минем ниятем. Шул ук вакытта, халыкның кызыксынганын белеп, соңгы вакытта каен сагызын алдап сатучылар да артты. Әле күптән түгел генә Уфада шушындый ук товарны бер урыс сата башлады. Берәүдән алган да инде бу моны йон бәясенә генә, үзенә акча эшләү өчен арттырып сәүдә итәргә килгән. Мактый бу моны бик һәйбәтләп – «Башкортстан сагызы», – ди… Янына бардым да сорыйм: «Агай, нинди май кушасың моны ясаганда?» – дим. «Көнбагыш мае», – ди, күзен дә йоммый! Бу сагызны көнбагыш мае белән эшләп булмый – ябышып бетә ул! «Әйберне сатарга чыккансың икән инде, хет башта аңа нәрсә салганнарын бел!» – минәйтәм.
Мондый файдалы сагызны үз төбәгендә генә түгел, Татарстанга да килеп сатарга җыена Кояшбулат. Нияте – язга таба Казанга юл тоту. Әмма бер ягы гына авыр – җәйге чорда сәүдәгәрнең кереме тукталып тора, чөнки каен сагызы җылыда бик тиз эри, формасын югалта. Шуңа күрә, бу чорда егет сатуга товар әзерләү белән мәшгуль.
Каен сагызының шул ягы да бар – аны бер чәйнәдең дә, ташладың түгел, кат-кат кулланырга була. Тәме бетми, озак чәйнәп булмый, чөнки кибеттәге «кардәшләреннән» аермалы буларак, ул күпкә тыгызрак. Әгәр чәйни торгач артык катып китсә, бер тамчы каймаклы май өстисең дә, элеккеге йомшаклыгы кире кайта. Интернеттан тупланган мәгълүматларны да кушып әйткәндә, эчке органнарга, ашкайнату системасына булган уңай йогынтысыннан тыш, каен сагызы тешләргә һәм урталарга да файдалы. Шул ук вакытта арганлыкны бетерә, эшләү сәләтен арттыра, матдәләр алмашын тизләтә, организмнан шлаклар һәм зыянлы матдәләрне чыгарырга булыша. Әмма бу файдалары булсын өчен, аны бары тик ашаганнан соң гына, анда да 5-10 минут тирәсе генә чәйнәргә киңәш итәләр.
Каен сагызын башкортлар күбрәк яланда, учак өстендә кайнаталар икән. Шулай да, аны өйдәге газ мичендә пешерү ысуллары да бар. Шуларның берсен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Кем белә, бәлки бу язмадан соң, бездә дә каен сагызын сатуга чыгаручылар булыр?
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Уфа – Казан