Илсөя Бәдретдинованы улы Нариман шаккаттырган бит әле. Бу кызыклы хәл турында ул үзе Инстаграмга язып чыккан. //Tatar today//
«Үтерле бу малай бүген. Беренче класстан ук өй эшләрен үзе эшләде. Нишләптер бүген миннән ярдәм сорап китабын күтәреп чыккан. Бер сүзен аңламадым. Акыллы кыяфәт ясап бер китабына,бер үзенә карап утырам шулай… Нариман тотынды көләргә: «Әни, син телевизордан күрсәтә торган депутатларга охшап калдың. Үзең бер нәрсә белмисең… ну, чыраең акыллы!!!»,-ди», дип язган җырчы.