«ТНВ» телеканалында «Җырлыйк әле» шоу-тамашасын алып баручы Азат һәм Алинә Кәримовлар гаиләсендә шатлык — кызлары Гөлмәрьям туган. Бу шатлыклы хәбәрне инстаграмында музыкант Динә Закирова җиткерә.
Бала планлаштырган вакытында туган, димәк. «Балабыз апрельдә туачак, Алла теләсә. Кыз, дигән булдылар», — дигән булган Интертатка Алинә.