Быел ураза ае күңелле булачак

-- Лэйсирэ

15 майда 15 сәгать 49 минутта яңа рамазан ае башланды. И-и, Аллаһның рәхмәте, исән-сау булган кешеләргә менә тагын ел буена зарыгып, сагынып, өзелеп, әзерләнеп көткән рамазан ае җитте. Быел ул табигатьнең иң матур, “Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә” дип җырларда җырлана торган чагына туры килде.

Әле үт­кән елларда йә өл­кәннәрдән, йә яшьрәкләр­дән: “Ураза җәйнең иң озын, иң кызу көннәренә туры килә. Авыз кибәр, хәл китәр, кояш баемый интектерер. Яше җит­кән, сау-сәламәт, үз акылында булган һәр мө­сел­манга фарыз, һичшиксез үтәргә тиешле гамәл буларак йөклә­телгән уразаны ничекләр генә тотарбыз?” – дигән сөй­ләшүләрне, куркуларны ише­тә идек. Ләкин соңгы 2-3 ел эчендә без могҗизага тиң көннәр күрдек. Ураза башлану бе­лән җиләс җилләр исте, томаннар төште, яңгырлар яуды. Аллаһының, авырлыгын бирсәм, җиңеллеген дә үзем бирәм, дигән вәгъдәсе бар. Күз алдында исбатлады. Әле бит ул чакта уразабыз 19 сәгать 35 минут иде. Быел ул башланып киткәндә 16 сә­гать 21 минут кына. Җәй башының салмак кына, җы­лына башлаган, дөнья­ның хуш искә күмелгән, кош­лар­ның өздереп сайраган, бал кортларының нектар җый­ган чаклары.

Быелгы языбыз ничектер соңгарак калган кебек. Аллаһының начар эше булмый, язның тоткарлануы да безнең файдагадыр әле. Быелгы уразабыз, иншә­Аллаһ, ай буе чәчәкләр арасында үтәр. Шомырт, алмагач, чия, сирень, ясмин куаклары ашыга-ашыга барысы берь­юлы бөре ачарга җыена. Быел да үткән елдагы кебек, уразаларыбызны җиренә җит­кереп үтик, ә көз айларында мул уңышка сөенүләр насыйп булса иде. Шулай булыр әле ул. Яңгыр да вакытында явар, җил дә вакытында исәр, үзебезгә тиешен җиренә җиткереп үти алсак иде. Ураза ае ул – мөселман­нарның иң матур, иң изге, иң рәхәт көннәре. Максат бер генә – ничек кенә булса да тәүбә итеп, яман, начар га­дәтләрдән арынырга да Ал­лаһының рәхмәтенә ире­шер­гә. Аның өчен кушканнарны, әйткән­нәрне үтәр­­гә кирәк. Әнә бит “Бә­кара” сүрәсенең 183 нче ая­тендә: “Әй, иман китер­гән бән­дәләр! Сез­дән әү­вәл­ге­ләр­гә ураза то­ту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз, уразаны калдырудан яки кимчелек ки­те­рүдән сакланыгыз!” – ди. Уразаны Ал­лаһының ризалыгын алу өчен тотарга кирәк. Ура­­задан тәм табарга, сөе­неч алырга өйрәнергә ки­рәк. Ура­зада куанычлы миз­гел­ләр бик күп. Аның берсе ифтар – авыз ачу вакыты. Икенчесен Аллаһы­ның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) җит­керә: “Ураза һәм Коръән Кәрим Кыямәт көнендә бәндәсе өчен шә­фәгать кылыр. Ураза әй­тер: “Йә, Раббым, мин аны көндез­ләрен ашаудан һәм шәһ­вәт­ләрдән тыйдым, хә­зер миңа аны якларга рөхсәт ит”, – дияр. Коръән әйтер: “Йә, Раббым, ул төннәрен йокламыйча мине укып үт­кәр­де. Хәзер ­миңа аны якларга рөхсәт ит”, – дияр”.

Рамазан аеның төп гый­бадәте ураза булса да, бермә-бер савап алырлык гамәлләр дә бар. Тәравих намазы шундыйлардан. Ул фарыз да, вәҗиб тә түгел, шулай да аны уку, бигрәк тә мәчетләрдә җәмәгать белән уку бик саваплы. Аны танымаучы гө­наһ­лы була. Бу төнге намаз “сөн­нәт мүәк­кәдә” дип атала. Аны башкару үзе бер бәхет. Ифтар – авыз ачтыру да ураза са­вапларына ирешү мөм­кин­леген бирә. Бер кешене авыз ачтыру бер көнлек ураза савабын, 10 кешене ифтар кылдыру 10 көнлек савап бирә.
Көтеп алган уразабыз баш­ланды. Аны кайбер га­лим­нәр мәдрәсә, уку ае да ди­ләр. Шул айдан, көн­нәр­дән изгелекләр җыеп, савап­ларга ирешеп, ел буена җи­тәр­лек дәресләр алып калсак иде.

Сезнең хөкемгә ураза ниятләрен тәкъдим итәбез. Күпләр инде аны яттан белә, күпләрнең өстәл китапларында бардыр. Шулай да газета белән сезнең өйлә­регезгә дә барып керсен әле, күз алларыгызда торсын, ятлап алыгыз, күңелләрегезгә бикләгез. Бер серне дә белеп торыгыз әле: уразада – Рамазан аенда догалар да, ши­гырьләр дә бик җиңел ятлана. Үзегез дә сынап карагыз.

Ураза нияте

Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:

“Нәүәйтү әй әсуумә саумә шәһри рамәдаанә ми­нәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тә­гаалә. Әмиин”.

Мәгънәсе: Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлан­гач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.

Авыз ачканнан соң укый торган дога:

“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка.

Фәния Хуҗәхмәт, Ватаным Татарстан

Бәйле