Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Айсинә Зиндусова бала тапканда табиблар аның эчендә 22 сантиметр зурлыктагы кыскыч онытып калдыра. «Нәтиҗәдә гаиләм таркалды, сәламәтлегем бетте», ди ул. Русия думасы пациентлар эчендә әйберләр онытылып калуга каршы чара буларак анестезия белән ясалган операцияләрне видеога төшерү турында канун өлгесен беренче укылышта кире какты.
Зиндусова рухи зыян өчен Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Уфаның 3нче бала табу йортыннан биш миллион сум акча таләп итә.
2012 елда Айсинә ханым икенче баласы Камиләне тапканда, табиблар баланы ярып алганда аның эчендә 22 сантиметр озынлыктагы кыскычны онытып калдыра. Яшь әнинең шуннан соң эче нык авырта башлый. Мәләвезгә кайткач хастаханәдән хастаханәгә йөрүләр, тикшеренүләр дә нәтиҗә бирми.
Табиблар аңа эчегездә теккән урыннар авырта дип дарулар гына язып бирә. Авыртулар түзә алмаслык хәлгә җиткәч Айсинә 2015 елда Мәләвездә тагын табибларга мөрәҗәгать итә, аңа рентген ясатырга кушалар. Шунда гына эчендә кыскыч барлыгы ачыклана. Аны ашыгыч рәвештә операция өстәленә салалар. Кыскычны алалар.
2016 елда Зиндусова Уфаның Орджоникидзе районы тикшерү комитетына мөрәҗәгать итә. Әлеге хәлгә өч ел узган, вакыты чыккан инде дип җинаять эше ачмыйлар. Шикаятьне административ эш итеп теркиләр.
Соңыннан мәхкәмә-экспертиза тикшерүе үткәрелә һәм табибларның гаепле икәнлеге раслана. Беренче мәхкәмә утырышында Айсинә ханым ота. Ә бала табу йорты үз ягыннан республиканың Югары мәхкәмәсенә бирә. Алар без 500 мең сумлык зыян салдык дип кенә белдерә. Бу хәлдән соң Югары мәхкәмә тагын ике экспертиза эшләтә.
«Башкортстанда ясалган экспертиза нәтиҗәсендә кемнең гаепле икәнлеге ачык күрсәтелмәгән иде. Ижевски шәһәрендә ясалган экспертизада табиблар гаепле дип күрсәтелә. Югары мәхкәмә ике экспертиза бер-берсенә каршы килә дип, Петербур мәхкәмәсенә экспертизага җибәрде. Ел ярым узгач нәтиҗәләре әле генә килде. Анда табиблар гаепле дип күрсәтелде. 11 майда мәхкәмә утырышы булды, әмма җавап тотучы як килмәде», дип сөйләде Азатлыкка Айсинә ханым.
2018 елның 23 маена чираттагы утырыш билгеләнә. Бала табу йорты вәкиле мәхкәмәдә: «Без документлар белән танышып өлгерә алмадык», дигәч утырыш тагын ике көнгә кичектерелә.
Мәләвез шәһәре Уфадан 250 чакрым ераклыкта. Һәр мәхкәмә утырышына килү Айсинә ханымның болай да акчасы җитмәгәнгә кесәсенә нык суга.
Өч ел көрәшәм, ахырга кадәр көрәшәчәкмен
«Алар – министрлык һәм бала табу йорты вәкилләре, күзгә карарга да оялмый. Мин эшләмим. Юлга да акча табу кирәк. Мин өч ел көрәшәм. Ахырга кадәр көрәшәчәкмен», ди Зиндусова.
Бүген ул ике баласы белән генә яши. Сәламәтлеге какшагач, ире ташлап чыгып киткән.
«Кемгә кирәк соң авыру хатын? Операциядән соң мин Уфага республика хастаханәсенә тикшеренергә барган идем. Анда табиб миңа бер елдан соң үләсең, мондый кыскыч калып аны алдырганнар гадәттә яшәми дип әйтте. Миңа хәзер тәнемә көч китерергә бөтенләй ярамый. Шуңа эшли алмыйм. Әти-әнием, абыем акча белән ярдәм итеп тора», ди Айсинә ханым.
Рәсми саннарга караганда, Русиядә операцияләр вакытында пациентларның эчендә әйберләр онытып калдыру очраклары арткан һәм инде елына өч меңгә җиткән.
2015 елда Башкортстанда эче бик нык авырткан кешене хастаханәгә китерәләр. Табиблар аны дәваларга тырышса да, булдыра алмый, ул шунда җан бирә. Ярып карагач, эчендә 15 сантиметрлы медицина кыскычын табалар. Аны 1998 елда юл казасыннан соң операция ясаган хирурглар онытып калдырган һәм ир кеше аны эчендә 17 ел йөрткән була.
2016 елның көзендә Ленинград өлкәсендәге Всеволожски шәһәрендә акушерлар бала табучы Юлия Степанованың эчендә 30х30 см зурлыгындагы марля кисәген һәм хирургия тампонын онытып калдыра. Аны бер айдан температурасы бик югары күтәрелеп аңын югалтулар башлангач, үлем хәленә җиткәндә коткарып калалар.
Шул ук елның гыйнварында Петербурда хирурглар операция ысулы белән бала тапкан хатынның эчендә 2 метр чамасы озынлыктагы ястык җәймәсен онытып калдыра һәм аны өч ярым атнадан соң гына алалалар.
* * *
Русия думасы 23 май узган утырышта, мондый табиб хаталарына каршы чара буларак, наркоз белән ясалган операцияләрне видеога төшерү турында канун өлгесен беренче укылышта кире какты. Русия хөкүмәте канун өлгесендә кайбер нәрсәләрнең ачык итеп билгеләнмәвен күрсәтеп аңа каршы чыккан.
Әлеге канун өлгесен тәкъдим иткән депутат Олег Нилов (“Гадел Русия” фракциясе) әлеге канунның кирәклегенә дәлил буларак мондый аңлатма китерә: «Ел дәвамында пациентлар эчендә онытылып калган 3 меңләп әйбер табыла. Мисал өчен, Мәскәүдә Веронага туристик сәфәргә җыенган бер хатынның бөерләреннән операция ясап ташлар алганнар. Ял вакытында ул хатынның хәле начарайган, ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар, анда Мәскәү хастаханәсе табибларының пациентның эчендә марля кисәген онытып калдырганлыгы ачыкланган».