Җырчы Алинә Шәрипҗанова — Саратов өлкәсе кызы. Чаллыда музыка лицеен тәмамлагач, талантын күреп, Казан дәүләт мәдәният институтына чакыралар һәм имтиханнарсыз кабул итәләр. Республика данын яклап, кайларда гына чыгыш ясамады ул.
Шәһәрдә яшәргә бөтен мөмкинлекләре булса да, Алинә авыл тормышын сайлады. Берничә ел элек Биектау районының Калинино авылында йорт сатып алып, шунда төпләнде. Чаллы егете Айдар белән гаилә корып, бер-бер артлы балалар тапты. Әле күптән түгел, Алинә өченче бәби алып кайтырга җыена, дигән хәбәр таралды. Соңгы арада җырчы тормышында нинди яңалыклар булган? Үзеннән сөйләтик.
— Алинә, соңгы арада концертлардагы чыгышларыңнан соң күпләр сине, бәби көтә, дип сөйли башлады. Өченчесен алып кайтырга җыенмыйсыңдыр бит?
— Тамашачым нык игътибарлы, рәхмәт (көлә). Соңгы арада “солянка”ларда катнаштым. Шуннан бу хакта сораулар күп ява башлады. Анда мөселман кибетеннән алган күлмәктән чыгыш ясадым. Биле бераз өстәрәк, итәге киңәеп китә. Моделе шундый. Ул йөкле кебек күрсәтә икән…
— Чит төбәктә тугансың, әниең дә татар түгел, шулай да татарча яхшы өйрәнгәнсең, Алинә…
— Әбием, әтием, алар ягыннан бөтен туганнар да — татар. Бик чиста сөйләшәләр. Һәр җәй энем белән каникулда авылдагы туганнарга кайтып тора идек. Өйрәнелгән инде. Өйдә дә көндәлек сүзләрне гел татарча әйтә идек…
— Йортны ни өчен Калининодан алдыгыз?
— Авылның энергетикасы ошады. Беренче аралашуда ук күршеләр күңелемә ятты. Алар өчен сайладым дисәм, дөресрәк тә булыр! Өч төрле милләт халкы дус-тату яшибез. Бер-беребезгә булышабыз. Казанда да яшәргә мөмкинлек бар. Әмма безгә авыл ошый.
— Балалар бакчага йөриме? Нинди кызыксынулары бар?
— Улыбыз Әмир Биектауның “Тургай” балалар бакчасына йөри. Аны районга йөртү җайлы. Бакча бик әйбәт, Әмиргә ошый. Ирем Эчке эшләр министрлыгында эшли, шул сәбәпле кызым белән бакчага ташламалы чиратта торабыз.
Улыбыз йолдызлар, планеталар, космос, техника, төзелеш белән кызыксына, конструктор җыярга ярата. Туган көненә дә телескоп сорады. Чын малайларча: сүтәбез, җыябыз, ватабыз… (көлә). Биергә дә бик оста. Кызыбыз Әлмира бик матур җырлый. Тавышы шәп! Тәүфыйклы, бәхетле балалар булып үссеннәр…
Лилия ЙОСЫПОВА, Ирек мәйданы